Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Матбугат конференциясе-2020: Путин вакцинацияне пандемиядән чыгу юлы дип атады.

Путин Россиядә локдаунны бетерде - ТРда яңа ел корпоративларын гамәлдән чыгармадылар. Илдә карантинның яңа катгый режимы булмаячак, чөнки таҗ инфекциясе таралу белән бәйле вәзгыять тотрыклы халәткә күчте, дип билгеләде дәүләт башлыгы. "Россиядә Локдаун пандемия фонында планлаштырылмый", - дип ассызыклады Путин.

Ул халыкны табиблар күрсәтмәләренә колак салырга чакырды: битлек киеп, кулларны юарга һәм социаль дистанцияне сакларга.

 

 

"Әгәр без шулай эшләсәк, санитария табибларының кагыйдәләрен һәм таләпләрен үтәсәк, безгә бернинди локдауннар кирәкми", - дип йомгаклады Владимир Путин.

 

 

Татарстан хакимияте, шулай ук, республика предприятиеләре һәм компанияләренең эшен катгый чикләргә җыенмый. Битлекләрне мәҗбүри йөртү һәм кирәкле дистанцияне үтәү яссылыгында, республикада элегрәк яңа ел төнендә иртәнге 3 кә кадәр общепит оешмалары эше вакытын озайттылар.

 

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларны яңа ел корпоративларын уздыруны чикләмәскә, шул ук вакытта барлык санитария таләпләрен үтәргә өндәде.

 

 

Иҗтимагый, мәдәни чараларга без саклык чараларын үтәп барабыз. Ләкин бу зур дисциплина таләп итә. Хәзер күп корпоративлар, төрле чаралар булачак. Әйе, аларны уздырырга кирәк. Кешеләрне чикләргә ярамый. Аларның кайдадыр үз өйләрендә җыелулары яхшырак, яки Яңа елны культуралы итеп үткәрү өчен шартлар тудырылган тиешле бинада барлык саклану чараларын үтәргә кирәк ", - диде ТР Президенты. 

 

 

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, кабул ителгән карарларны үтәү генә коронавирус аркасында яңа чикләүләр кертүне булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк.

 

 

«Без тактиканы сайладык: бездә мәктәпләр, балалар бакчалары, кунакчыллык системасы эшли. Без вәзгыять тотрыклы калсын өчен барысын да эшлибез. Әмма бу без Роспотребнадзор киңәшләрен үтәсәк кенә мөмкин, - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

 

Рөстәм Миңнеханов болай дип өстәде: «Бу бик җитди момент. Барлык хокук бозуларга кичекмәстән игътибар итәргә һәм җаваплылык таләп итәргә кирәк ".

 

 

Россия һәм Татарстан сәламәтлек саклау системалары коронавирус һөҗүмен җиңә алды һәм пандемиянең яңа шартларына тиз җайлашты. Бу ил җитәкчелегенең медицина учреждениеләрен модернизацияләүгә күпьеллык курсы аркасында мөмкин булды. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының мондый фикерен Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов җиткерде.

 

 

Ул илебез медицинасының заманчалаштыруга ритмик һәм эзлекле курсы ярдәмендә ил ковид пандемиясенә коралланып керде, дип өстәде. Шул ук вакытта, Татарстан сәламәтлек саклау өлкәсе башка төбәкләр фонында уңай якка аерылып тора.

 

 

"Республиканың сәламәтлек сакла өлкәсе тулаем илдәге белән чагыштырганда күпкә яхшырак коронавирус проблемасын хәл итә", - диде Фәррахов.

 

 

Ил халкының массакүләм вакцинациясе пандемиядән чыгу өчен төп юлларның берсе, дип ассызыклады Владимир Путин.

 

 

"Мин моны эшләргә кирәк дип саныйм. Безнең вирусологлар гына түгел, аларның бөтен дөньяда диярлек хезмәттәшләре дә шуны ук әйтәләр. Пандемия белән бәйле барлык мәсьәләләрне җиңү юлларының берсе - ул массакүләм вакцинация ", - дип белдерде дәүләт башлыгы.

 

 

Татарстанда инде массакүләм вакцинация стартына актив әзерлек бара. "Спутник V" вакцинасын беренчеләрдән булып медицина хезмәткәрләре алды. Вакцинацияне эш урыны буенча поликлиникалардан мобиль бригадалар ярдәмендә оештырдылар.

 

 

Татарстанлыларның төп массасына процесс киләсе елда ук барып җитәчәк. 

 

 

Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү - гади гражданнарга, Россиядә инде 2021 елның 1 гыйнварыннан башланачак, дип хәбәр итте Владимир Путин. Моның өчен кирәкле финанслау - 550 млрд. сум - казнада каралган.

 

 

Сәламәтлек саклауның беренчел звеносының матди-техник базасын яхшырту бурычы дәвам итә, дип билгеләде ул. Тиздән Яр Чаллыда һәм Әлмәттә Балалар онкологиясе үзәге, Республика онкодиспансеры филиаллары төзелеше тәмамланачак, Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең хирургия корпусы, Казанда офтальмология хастаханәсе бинасы һәм башкалар сафка басачак.

 

 

Республиканың яңа, модернизацияләнгән медицина учреждениеләрендә эшләү өчен хакимият 2 меңнән артык яңа медицина хезмәткәре җәлеп итәргә ниятли. «Киләсе елда Сәламәтлек саклау министрлыгына 400гә якын табиб җәлеп итәргә кирәк. Барлыгы 2 меңнән артык хезмәткәр кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев