Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Машина белән ерак юлга йөрү куркынычсыз булмаса да, мондый сәяхәтне яратучыларга үзенчәлекле рәхәтлек бирә

Тирә-юнне күзәтеп, чит җирләр белән танышып, кая гаҗәпләнеп, кая, күргәнеңнән кәефеңне кырып аласың.

Менә Владимир өлкәсендәге авыллар моңсулык бирә. Безнең татар авыллары аша узганда, төзек һәм матур йортларны кызыксынып һәм сокланып карап барасың, ә монда игътибарны җәлеп итәрлек өйләр юк дәрәҗәсендә.

Күңелсез йортлардан кала, бу авылларда тагын бер нәрсәгә аптырыйсың: авыл иелгән диярлек, ә шунда өр-яңа кафе балкып утыра. Юк, юлаучылар туктап тукланып ала торган урында да түгел, эчтә. Димәк, керем китерерлек халкы бар үзенең. Яшәгән өйләрен төзекләндерергә һәм буяп куярга чамалары юк, ә кәеф күтәрергә бар...

Теләсә ни әйтегез, безнең халык барыбер тырыш һәм чиста...

#яшелүзәнжурналисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев