Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Машинаңны электрон формада теркәү уңайлы

Яшел Үзән дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, федераль законга ярашлы рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы яшәп килә.

Яшел Үзән дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, федераль законга ярашлы рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы яшәп килә.

Бу портал  хезмәтләрне гадиләштерелгән формада алырга мөмкинлек бирә. Шул исәптән  транспорт чарасын теркәргә, машина йөртүче кенәгәсен алырга була.  Хәзерге вакытта регион халкының 40 проценты  www.gosuslugi.ru порталыннан файдалана һәм   әйтелгән хезмәтләрне электрон формада ала ала.

ЮХИДИга дәүләт хезмәтләре порталы аша ничек язылырга?

 Моның өчен башта дәүләт хезмәтләре бердәм порталында htps.//  www.gosuslugi.ru ccылкасы буенча теркәлергә кирәк. Аннан соң булачак кабинетның шәхси теркәлүе бүлеге аша узасың.

Беренче этапта  фамилияңне һәм исемеңне язарга, кәрәзле телефон номерын һәм электрон почта адресын күрсәтергә кирәк. Аңа система расланган хат җибәрәчәк.

Мәгълүматлар кертелгәннән соң “Теркәлергә” дигән төймәне басу кирәк булачак.

Болардан соң система  ышанычлы пароль кертүне таләп итәчәк . Аннан соң мәгълүматны саклау кирәк.

Бу процедураны тәмамлагач сез порталда бары белешмә мәгълүматы белән генә файдалана аласыз. Система  электрон язманы алып барсын өчен  гомуми белешмәләрне һәм шәхси мәгълүматларны кертү зарур.  Шәхси кабинетка керүне башкарырга, аннан соң система  үзе сезне  “Төп мәгълүмат” бүлегенә кертәчәк.

Шәхси язмаларны уңышлы тәмамлау өчен сезгә  информацион порталда шәхесегезне расларга һәм  активация кодын алырга кирәк булачак.

Авторизация узганнан соң сезнең дәүләт автоинспекциясе күрсәткән дәүләт хезмәтләрен ике төрле юл белән алырга мөмкинлегегез бар: электрон яисә шәхси кабул итү. Шулай да заявка бирүдә электрон юлны сайларга тәкъдим итәбез. Әгәр дә барысы да тәртиптә булса, ЮХИДИ дәүләт хезмәтен күрсәтә. Юк икән – сәбәпләре ачыкланган язмача баш тарту булачак.

Транспорт чарасын теркәүгә яисә машина йөртүче  кенәгәсен алуга заявка биргәннән соң сез билгеләнгән вакытка ЮХИДИга килә һәм хезмәтне чиратсыз ала алчаксыз.

Дәүләт хезмәте порталыннан файдалануның төп өстенлекләре:

тәүлек дәвамында бу хезмәттән, түләү системасыннан, уңайлы сервислардан  файдалану,  хезмәтне уңайлы урыннан чиратсыз алу, хезмәт нәтиҗәсенә шикаять белдерү мөмкинлеге бар. Боларга өстәп, пошлина түләүдә 30 процент ташлама бирелә, коррупциягә дә юл куелмый.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев