Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Машиналар күп, ә куяр урын...

Тормыш авыр дибез, зарланабыз... Кеше шулай инде, булганына шөкер итә белергә кирәк тә бит. Бер карасаң, алай начар яшәмибез. Һәр гаиләдә машина, кайберәүләрдә ул берәү генә дә түгел әле. 

Машиналар саны көннән-көн арта, аның белән йорт һәм төрле учреждениеләр тирәсендә парковкаларның җитмәве дә көнүзәк мәсьәлә булып тора.
Машина куяр өчен урыннарны арттырырга тырышалар анысы. Быел, мәсәлән, медицина учреждениеләре янында өстәмә парковкалар барлыкка киләчәк. 
– Халыктан бик күп моң-зарлар ишетәбез. Аеруча Мирныйда Королев урамындагы поликлиника территориясе авырлык тудыра иде. Һәм бу мәсьәләне хәл итүне сорап, район башлыгы Александр Тыгинга мөрәҗәгать иттек, – дип сөйли үзәк район дәваханәсе баш табибы урынбасары Рафаэль Шиһапов. 
Җирле бюджет хисабына парковка үзәк район дәваханәсе һәм Мирныйдагы 3нче поликлиника территория­сендә ясалды. Ә 4нче поликлиника янында төзелеш эшләре әлегә дәвам итә. Масштаблы үзгәрешләр шәһәрнең 9нчы лицей территориясендә дә бара. Лицей бинасы моннан 33 ел элек төзелгән һәм асфальт юлы да яңартуны таләп итә. Һәм быелгы җәйдә җитди үзгәрешләр булыр дип көтелә. Зур территориягә яңа асфальт түшәлүдән тыш, биредә республика программасы буенча футбол мәйданчыгы да төзеләчәк. Моннан тыш чәчәк клумбалары, кече архитектура формалары һәм бөек рус шагыйре А.С.Пушкинга багышланган заманча стендлар да барлыкка киләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев