Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Машина йөртүчеләрне тикшерәләр

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерә башлады.

Бу чара исерек килеш рульгә утырып чыгучыларны ачыклау максатыннан уздырыла.

Рейдның төп максаты булып юлларда йөрүчеләрнең иминлеген булдыру тора. Чара барышында  ДПС инспекторлары  машиналарны туктатып, һәр йөртүчене тикшерәчәк.

2017 елның 10 аенда рульдә исерек килеш яисә медицина тикшерүеннән баш тарткан 316 автомобильче тотылган. Шуларның 8е наркотиклар тәэсире астында булган.

Рульдә исерек килеш тотылган машина йөртүче йөртү хокукыннан 1 ел ярымнан алып 2 елга кадәр мәхрүм ителергә мөмкин. Берүк вакытта аңа 30 мең сум күләмендә штраф та салына.

 

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн гаишники