Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Машина йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимында үзгәрешләр кертелде

1 июньнән яңа үзгәрешләр күп кенә машина йөртүчеләрне дә көтә. Ай башыннан тахографларны мәҗбүри урнаштыру турындагы таләп автомобильчеләрнең тагын бер категориясенә кагыла.

  • Автобус һәм йөк машиналарын тахографлар белән тәэмин итүне йөкләүче закон 2019 елның ноябрендә үз көченә керде. Әмма аның таләпләре этаплап эшли башлады. Физик затлар өчен өстәмә вакыт каралган иде. Ә кичектерү вакыты экологик класска, транспорт чарасының күләменә һәм төренә бәйле. Агымдагы елның 1 июненнән тахографлар белән 12 тоннадан артык массасы булган йөк автомобильләре йөрергә, аларның экологик классы Евро-3кә ярашлы яки аннан түбәнрәк булырга тиеш. Тахограф машина йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев