Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Машина йөртү таныклыгына имтиханны яңа кагыйдәләр буенча тапшыру: “мәйданчык” һәм “шәһәр"не берләштерәчәкләр

Үзгәрешләр 1 апрельдән үз көченә керә.

2021 елның 1 апреленнән ЮХИДИгә практик имтиханнар тапшыру кагыйдәләре үзгәрә. Элек «мәйданчык» һәм «шәһәр» этаплары аерылып торылса, кайбер очракларда хәтта төрле көннәрдә тапшырылса, хәзер аларны берләштерәчәкләр. Бу хакта Autonews хәбәр итә.

Барлык биремгә потенциаль йөртүче 30 минуттан да артык вакыт сарыф итмәячәк. Моннан тыш, хәзер, кагыйдә буларак, инспекторлар булачак машина йөртүчеләрне стандарт өч маршрут буенча йөртәчәк. Хәзер исә имтихан алучылар инспектор белән узачак урам һәм юлларның гомуми исемлеге белән генә танышачаклар.

Машина йөртүгә имтихан тапшыру процессы видеокамерага төшереләчәк. Полицейский, хаталар булмасын һәм әлеге кеше өчен башка берәү имтихан тапшыруны искәртү өчен, автомобильченең документларын тикшерәчәк,

Моннан тыш, ЮХИДИнең 17 яшьтән автомобиль белән идарә итүгә рөхсәт турындагы тәкъдиме дә гамәлгә керергә мөмкин. Искәртеп узабыз, хәзер правага 17 яшьтән тапшырырга була, әмма руль артына 18 яшьтән генә утырырга рөхсәт ителә. Хәзер исә 17 яшьлекләргә таныклыклар бирә башлаячаклар, әмма яшь шофер янында һәрвакытта да балигъ булган остаз булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев