Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Март законнары кемнәргә кагыла

Мартта россиялеләр өчен закон чыгару өлкәсендә шактый гына яңалык әзерләнгән.

Техник карау тәртибе үзгәрә

1 марттан «Техник карау турында»гы законга үзгәрешләр кертелә. Тех осмотр үткәрү, диагностика карталарын (ДК) бирү һәм гамәлдән чыгару тәртибе үзгәрә. Төзәтмәләрнең төп максаты – техник караулар үткәрмичә генә диагностик карталарны легаль булмаган рәсмиләштерүгә каршы көрәш. Моның өчен менә нинди яңа таләпләр кертелә:
тәртип бозып алынган ДКны Эчке эшләр министрлыгы гамәлдән чыгара ала;
ДК алу өчен автомобильнең техник тикшерү уздырган урыннан фотолары, вакыты һәм тәмамланган вакыты күрсәтелеп, бердәм мәгълүмат системасына кертелергә тиеш;
ДК электрон рәвештә рәсмиләштерелә. Кәгазь формасы автомобиль хуҗасының үтенече буенча гына бирелә.

Автомобильчеләргә яңа штраф

1 марттан РФ Админис тратив хокук бозулар кодексында «Техосмотр турында»гы закон үзгәрү сәбәпле, автомобильгә ДК булмаган өчен 2000 сум күләмендә штраф салу күздә тоткан маддә барлыкка киләчәк.
Дача амнистиясен озайту
«Дача амнистиясе» кагыйдәләре буенча бакча кишәрлекләрендә бакча өйләрен һәм шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны теркәү хокукы гадиләштерелә. Ягъни теркәү дек ларация буенча төзелгән техник план һәм җир кишәрлегенә хокукны билгеләүче документ нигезендә башкарыла.

«Путин» пособиеләрен гадиләштерелгән тәртиптә бирү туктатыла
1 марттан аз керемле гаиләләр өчен 3 яшькә кадәрге беренче һәм икенче балага түләүләр алуга «ташламалы чор» бетерелә. Инде 2 марттан ук җан башына уртача керем бер кешегә ике яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә түләүләрне озайту өчен керем күләмен раслап, тиешле гариза тапшырырга кирәк булачак.

Аерым ярдәм чараларының гамәлдә булу вакыты
тәмамлана
Сүз пандемия чорында кертелгән ярдәмнең түбәндәге чаралары турында бара:
эшсезләрне теркәүнең гадиләштерелгән тәртибе һәм эшсезлек буенча арттырылган пособие түләү;
РФ Президентының 2020 елның 17 декабрендәге Указы нигезендә 8 яшькә кадәрге балаларга 5000 сум күләмендә түләү.
Бу ике чара да 31 мартка кадәр эшли, шуңа күрә, әле түләү алмаган 8 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә яки дәүләт хезмәтләре аша эшсез буларак гадиләштерелгән тәртиптә теркәлергә теләүчеләргә ашыгырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев