Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Маршрутка биш яңа автобус чыга

Һәммәбезнең кая да булса юлга чыккач комфорт белән барасыбыз килә, бигрәк тә ерак юлда. Әле кайвакытта, булган искерәк транспортны, утырмыйча уздырып та җибәрәбез, яхшырагын көтәбез.

Яшел Үзән – Казан арасындагы мар шрутта йөрүче автобусларга халык зарлары ишетелгәләде. Чөнки, расписаниедә бил ге ләнгән сәгатьтә чыкмый калулар да, юлда ватылу очраклары да булгалый. Ә кешеләрнең эшкә, укырга, поездга, очрашуга һ.б. барып өлгерергә кирәк.

Менә, ниһаять, шатлыклы хәбәр: Пассажирлар автотранспорты предприятиесе яңа автобуслар сатып алган һәм алар 104 һәм 104а «Яшел Үзән – Казан – Яшел Үзән» маршрутларында хәрәкәт итәчәк. Бу – 80 кеше сыйдырышлы, 44 утырту урынлы, заманча экологик дизель ягулыгындагы автобуслар.
Әлеге өр-яңа «НЕФАЗ» маркалы биш яңа автобус ачкычларын тапшыру тантанасында район башлыгы – шәһәр мэры Михаил Афанасьев та катнашты.

– Яшел Үзән ПАТП автопаркын даими яңарту һәм модернизацияләү, транспорт инфраструктурасын үстерү безнең уртак эшебезнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Бу предприятиеләр һәм оешма ларның нәтиҗәле эшләвенә, кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә турыдан-туры ярдәм итә. Хәзер без транспорт челтәренә үзгәрешләр кертү, уңайлы шәһәр маршрутларын булдыру турында фикер алышырга тиеш, – дип билгеләде Михаил Афанасьев.

Михаил Павлович һәм Яшел Үзән ПАТП җитәкчесе Дмитрий Грузков машина йөртүчеләргә яңа автобус ачкычларын һәм бүләкләр тапшырды.
Моннан тыш, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары белән Илдар Җәлә летдинов, Виктор Андреев, Сергей Никифоров, Константин Захаров, Анатолий Рыжов һәм кондуктор Әлфия Гарипова бүләкләнде.

Әле, онытмаган булсагыз, җәй көне генә «Яшел Үзән – Васильево» һәм «Васильево – Казан» маршрутларына алты яңа автобус чыккан иде. Зур һәм уңайлы автобуслар пассажирлар агымын пик сәгатендә шактый киметергә мөмкинлек бирде. Боларының да рәхәтен күреп, исән-имин йөрергә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев