Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мари Элда булган юл һәлакәте корбаннарының саны унбишкә җиткән

Бүген Мари Элда траур көне. Авариядә һәлак булучыларның саны унбишкә җиткән. Унтугыз кеше зыян күргән, алар арасында балалар да бар.

Кичә кичке алтынчы яртылар тирәсендә Йошкар-Ола – Козьмодемьянск юлының 74 нче чакрымында зур юл-транспорт һәлакәте булды. “Mercedes” микроавтобусы агач төягән “Камаз” белән бәрелеште. Микроавтобус Йошкар-Оладан Юрино бистәсенә барган булган. Беренчел мәгълүматларга караганда, һәлакәт һава торышының начараюы аркасында килеп чыккан.

Авария булырга бер сәгать кала көчле кар бураны булган. Шунысы да бар: микроавтобус йөртүче алдагы машинаны узып китәргә теләгән, әмма каршына зур тизлектә килүче “Камаз”ны күреп, ул бәрелешүне булдырмаска тели, әмма барып чыкмый,  автобус белән бәрелешә һәм кюветка барып төшә.

Мари Эл республикасының Тикшерү комитеты юл-транспорт һәлакәте буенча җинаять эше ачкан.

shahrikazan.com

Фото: rg.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юл һәлакәте Траур Марий Эл