Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Марат Садыйков һәм Марина Патяшина Татарстанда ел медиасы шәхесләре булды

Казанда 20 ноябрьдә 23 нче «Бәллүр каләм» - «Хрустальное перо» республика бәйгесендә җиңүчеләрне игълан иттеләр.

Казанда 20 ноябрьдә журналистлар өчен "Бәллүр каләм" - "Хрустальное перо" конкурсы нәтиҗәләрен игълан иттеләр. Быел “Ел медиашәхесе” номинациясендә ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина җиңүче булды.

"Медиашәхес" җиңүчеләре икәү. Монда аларның ни өчен иң яхшылар икәнен аңлатып тору кирәкмидер. Быелгы ел тарихка кешеләрнең бик куркыныч дошман - коронавируска каршы торган ел буларак кереп калачагын тагын бер кат искә төшерик, - дип билгеләп үтте конкурс комиссиясе рәисе - ТР атказанган мәдәният хезмәткәре "ТР" газетасының баш мөхәррире Александр Латышев.

Ул билгеләп үткәнчә, сәламәтлек саклау вәкилләре пандемиягә каршы көрәштә алгы рәттә торды, шуңа күрә махсус номинациядә җиңүчеләрнең кем булачагы ачык.

Исегезгә төшерәбез, республика журналистика конкурсы Татарстанда 1998 елдан бирле уздырыла һәм әлеге өлкәдә иң абруйлы дип санала. Быел катнашучылар татар, рус һәм чуаш телләрендә 1 453 эш тәкъдим иттеләр. Гомуми приз фонды 440 мең сум тәшкил итте, ә Гран-при иясе "Лада Гранта" автомобилен алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев