Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Марат Бәшәровны Татарстанның атказанган артисты исеменнән мәхрүм итүне таләп итәләр

change.org порталында танылган актер Марат Бәшәровны Татарстанның атказанган артисты һәм РФ Дәүләт премиясе исеменнән мәхрүм итүне таләп иткән петиция барлыкка килде.

Документ авторы Антон Данилов сүзләренчә, НТВ телеканалында "Секрет на миллион" шоуында Башаров әфәнде "ачыктан-ачык үз хатыннарын кыйнавын таныды".

Аерым алганда, петициядә билгеләп үтелгәнчә, 2014 елда артист "үзенең икенче хатыны Екатерина Архарованы кома хәленә кадәр кыйнаган". 2015 елның язында Екатерина Архарова һәм Марат Бәшәров рәсми рәвештә аерылыштылар.

Бер ел узгач артист Елизавета Шевырковага өйләнә, ә 2018 елның декабрендә, петиция авторы билгеләп үткәнчә, "актер һәм телевидение алып баручысының хатынын бик каты кыйнавы һәм аның борынын сындыруы билгеле булды". Нәтиҗәдә алар 2019 елның язында аерылыштылар.

Антон Данилов Марат Бәшәровның гамәлләре РФ Җинаять кодексының бер маддәсе астына эләгә (112 (сәламәтлеккә уртача зыян китерү) яки 115 нче (сәламәтлеккә җиңел зыян китерү), әмма чынлыкта артист "үз җинаятьләре өчен җәза алмаган", дип саный.

"Безнеңчә, көч куллану - мактаулы исемнәр һәм бүләкләр белән берничек тә туры килми. Шул рәвешле, башка лаеклы кешеләр йөрткән бу дәрәҗәле исемнәргә һәм бүләкләргә Марат Бәшәров тап төшерә", - диелә петициядә.

Петицияне 5,4 меңнән артык кеше имзалаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев