Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мамадыш-Әкилдән Зөлфирә Садыйкова: “Сез чыгып торыгыз - без укып торыйк!”

Ерак араларны якын итеп, Мамадыш-Әкилдән бүләк откан Зөлфирә апа Садыйкова да редакциягә килеп җитте. Район газетасын инде “Идел ягы”ннан бирле алдырса да, квитанцияне беренче тапкыр юллавы икән.

Анда да әле почтальоннары Дания Шакирова үгетләгән. “Бүләк барыбер безгә чыкмый инде ул,” – дигән уй күпләрнең башында бит ул. Зөлфирә апа да шулай фикер йөрткән. Инде менә бәхет елмайган үзенә. Үтүкне алырга да бик шатланып килде ул.

-Әле кайчан редакциягә аяк баскан булыр идем. Сезне дә якыннан күрдем. Сез чыгып торыгыз - без укып торыйк, - ди ул рәхмәтләрен укып.

Шушындый ихлас газета укычыларыбыз булганда, ничек иҗат итмисең дә, газета чыгармыйсың инде. Зөлфирә апа, киләчәктә дә “Яшел Үзән”нән аерылмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев