Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Малькевич электрон тавыш бирүне Иннополиста сынап карарга тәкъдим итте

Федераль эксперт инновацияләр буенча сайлауларны үткәрүдә төбәк лидерлар унлыгына керергә мөмкин, дип саный.

Татарстан электрон тавыш бирүне үткәрүгә әзер инде. Бу яңалыкны республика якын арада бер торак пункт мисалында сынап карарга мөмкин. Мондый тәкъдимне бүген Казанда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүенең мәгълүмати үзәгендә онлайн-конференциядә РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча РФ Иҗтимагый палатасының эшче төркеме әгъзасы, Милли кыйммәтләрне яклау фонды президенты Александр Малькевич яңгыратты.

"Татарстан электрон тавыш бирүгә әзер. Бер торак пункт масштабында җирле әһәмияттәге мәсьәләләр буенча тавыш бирүне дәүләт хезмәтләре порталында уздырырга, системаны сынап карарга мөмкин. Кешеләр порталда ничек җиңел авторизацияләнергә, электрон бюллетень алырга икәнен күрәчәк. Хакимият һәм профиль структурасы өчен бу уңай тәҗрибә булачак. Республикада барысы да моңа әзер, төбәк әлеге өлкәдә лидерлар унлыгына керергә мөмкин. Әйдәгез, Иннополис территориясендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләр буенча электрон тест тавыш бирү уздырыйк, - диде ул.

Малькевич шулай ук билгеләгәнчә, тавыш бирү чорында республикага, аның милли характерын исәпкә алып, төрле фейклар белән актив һөҗүм итәләр. Әмма төбәктә "искиткеч реакция, ТР Президенты матбугат хезмәте, "Татмедиа" агентлыгы һәм телевизион каналлар дөрес эшли". Алар барысын да оператив рәвештә аңлаталар, халыкка мәгълүмат бирәләр, дип саный спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев