Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Малахов Беренче каналда аена 3,2 миллион сум эшләгән...

Малахов Беренче каналда аена 3,2 миллион сум эшләгән... Ә “Россия 1” каналында күпме дип уйлыйсыз?

Телевидениедә алып баручы Андрей Малахов Беренче каналда эшләгән вакытта күпме акча алганын сөйләгән. Журналист Ксения Собчакка биргән интервьюсында “Россия 1” каналына күчкәч, күпме хезмәт хакы алуы белән дә бүлешкән. 
Алып баручының сүзләренә караганда, Беренче каналда ул аена 50 мең доллар (агымдагы курс буенча 3,2 миллион сум) алган. Ул үзеннән Владимир Познер һәм Иван Ургант кына күбрәк акча эшләгәнен әйткән. 
Андрей хәзерге вакытта “Россия 1” каналында шундый ук хезмәт хакы алуын белдергән. 
Андрей Малахов Беренче каналда 1992 елдан бирле эшләде. 2001 елдан башлап ул каналда ток-шоу — башта “Большая стирка”, аннан соң “Пять вечеров”, соңрак “Сегодня вечером” тапшыруларын алып барды. “Россия 1”дә ул үзенең ток-шоуын булдырды. 
kiziltan.rbsmi.ru алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    мдаааа, малай, безгэ андый акча тир тугем оч ел эшлэсэн дэ килми! э монда ай эчендэ бер квартирлык...