Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Максатым – кешеләргә күбрәк ярдәм итү, белемемне арттырып тору»

Берәр матур нәрсәне аңлатырга кирәк булса, «энҗе кебек инде менә» диләр. Энҗе кебек ап-ак, энҗе кебек тезелеп тора, энҗе кебек ялтырый... Энҗе исемле хатын-кызлар да, әгәр дә исеме җисеменә туры килсә, шундый камиллеккә омтылучан сыйфатка ия була торгандыр. Безнең танышыбыз нәкъ менә шундыйлардан.

Энҗе Шакированы күп кенә ра йондашларыбыз «Яшел Үзән»ебезнең чәршәмбе санында икенче битендә берничә еллардан бирле чыгып килә торган «Сорау-җавап» рубрикасы аша белсә, бик күпләргә ул үзенең төрле тәмлүшкәләрдән ясалган бүләк-композицияләре, ә инде соңгы арада тел йотарлык тәмле һәм матур тортлары аша да таныш. Аның эш урынына – «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә юридик ярдәм алырга йөрүчеләр дә шактый. Газетабызда күргәннән соң, юрист-консульт Энҗе белән ничек элемтәгә кереп була икән, дип шалтыратучылар да күп. Без, әлбәттә, һәркемгә аның координаталарын бик рәхәтләнеп бирәбез.

Энҗе Кече Ачасыр кызы. Әтисе ветеринар табибы, әнисе хисапчы булган гаиләдә туып үскән кыз, кечкенәдән юрист булырга хыяллана һәм мәктәпне тәмамлагач, үзе теләп Россия хокук академиясенә укырга кереп, теләгенә ирешә. Шәһәребездә урнашкан «Рәхәт» социаль учреждениесендә юрист булып эшли. Пар канаты, үзебезнең Норлат егете (тумышы белән Бәчектән), Яшел Үзәннең ашыгыч ярдәм станциясендә хезмәт итүче Рәис белән кызлары Әдиләне тәрбиялиләр. Кызлары да зур инде, гимназиянең 8нче сыйныфында укый.
Безне Энҗенең сайлаган һөнәреннән ерактарак торучы хоббиларга мөкиббән булуы шаккатырды. Закон, хокук кебек кырыс сүзләр белән бәйле профессия кешесенең шундый матурлык һәм тәмле әйберләр «тудыруы», әллә үзенә эшне ялгыш сайлаганмы дигән фикер тудырды.

Һич юк, – диде ул бирелгән сорауга, – эшемне бик яратып, бөтен күңелемне биреп башкарам. Кешегә ярдәм итә алу – үзе бәхеттер дип саныйм, ә гозер белән килүченең рәхмәт сүзләрен ишетү, хезмәтемнең кемгә дә булса файдалы нәтиҗәсен күрү, тагын да көч өсти.

– Минем янга кешеләр проб лемалары белән килә. Күпчелегендә гаиләдәге каршылыкларга кагылышлы сораулар, аерылышу, алимент түләтү, бала белән күрешү тәртибен билгеләү турында гаризалар әзерләү. Кешеләрне кредитлар, ипотекалар, әҗәтләр борчый. Вазифам, нигездә, консультация, киңәш бирүгә, гаризалар, шикаятьләр, документлар әзерләүгә корылган. Эшем документлар белән бәйле булганлыктан, өйгә кайткач бу проблемаларны бераз артка куеп, матур әйберләр ясыйсы килә, торт пешерү теләге дә шулай барлыкка килде инде. Ул мине шундый кызыксындырды, хәтта, махсус укып та алдым. Ә җиләк-җимешләрдән, төрле тәмлүшкәләрдән букетлар ясау туганнарга-дусларга, коллегаларга туган көннәр-бәйрәмнәргә үзенчәлекле нәрсә генә бүләк итим икән, дигән мәсьәлә килеп басканда барлыкка килде. Эштән кайтып,өйдәге эшләрне караганнан соң, шул тортлар белән мәш килеп, бөтен күңелем белән ял итәм, брлык мәшәкатьләремне онытам.

Безнең юрист ханыбызның әле тагын бер яраткан шөгыле бар – Энҗе биергә дә ярата һәм 4-5 еллап шәрыкъ биюенә йөргән. Инде хәзер 3 ел дәвамында «Зумба» дигәнендә шөгыльләнә. «Биюгә бик теләп йөрим. Ул үзеңне һәрвакыт физик формада тотарга булыша, «самооценка»ңны күтәрә, түземлеккә, ялкауланмаска өйрәтә, үзеңә ышанычны арттыра, көч өсти һәм иң мөһиме – төрле авыруларга бирешмәскә ярдәм итә», – дип тезеп китте Энҗе, йөзендәге елмаю белән нур чәчеп.

Гомумән, ул бик ачык ханым. Аның янына йомышлары белән килүчеләр мәсьәләләрен генә хәл итеп калмыйча, күңелләренә дә рәхәтлек, тынычлык алып чыгадыр. Күңеле якты кеше белән аралашкач, шулай бит ул, җиңеләеп каласың. Энҗегә эшендә дә, тормышында да уңышлар телибез! «Гади бул һәм кешеләр сиңа тартылыр» дигән тормыш девизың алга таба да күп рәхмәтләр ишеттерсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев