Мәдәни үсеш үзәгендә Физкультурачы көне билгеләп үтелде
Бу бәйрәм 1939 елда ук оештырылган һәм августның икенче шимбәсендә үткәрелә.
Чарада ТР Спорт министры урынбасары Илнур Садриев Һәм Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
- Зеленодольск, һичшиксез, спорт шәһәре: биредә дөньякүләм класслы спорт осталарыннан алып актив ял сөючеләргә кадәр бар. Ел саен Яшел Үзән районы территориясендә традициягә әверелгән спорт чаралары: Милләт кроссы, спартакиадалар, ГТОның җәйге һәм кышкы фестивальләре, хоккей турнирлары уза. Катнашучылар саны буенча иң масштаблыларның берсе – Тимермен марафоны. Без якташларыбыз - Андрей Льков, Анастасия Доценко, Айгөл Ситдыйкова, Маша Минаева һәм башкаларның җиңүләре белән горурланабыз. Чемпионнарыбызны армый-талмый алыштырырга әзерләнүче тренерларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Яшь яшел үзәнлеләрнең уңышлары турындагы яңалыкларны күргәч, мин һәрвакыт шатланам! Муниципалитет ягыннан без спорт өлкәсендә актив эш алып барырга тырышабыз, һәр мәсьәлә этаплап тикшерелә. Мин сезнең һәрберегезгә сәламәтлек, яңа җиңүләр һәм уңышлы стартлар телим! Бәйрәм белән! – диде, Михаил Афанасьев кунакларны котлап.
Спорт учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләре мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләнде.
Яшел Үзәндә 9 спорт мәктәбе эшли, анда 32 спорт төре буенча 6 мең бала шөгыльләнә. Яңа объектлар барлыкка килә: Васильево бассейны, монда август ахырында яңа спорт модульле залы ачылачак.
Бокс мәктәбендә спорт залы ремонтлана, 1нче спорт мәктәбендә ремонт башлана. «Комсомолец» стадионын проектлау эшләре бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев