Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

М12 автотрассасы Татарстанны Европа - Көнбатыш Кытай маршруты үзәге итәчәк

Автомобиль юлларын төзүдән икътисади файда триллионнарда исәпләнәчәк. Мәскәү - Казан М12 автомагистрален төзү Татарстанны Европа - Көнбатыш Кытай маршрутының үзәк ноктасы итәчәк.

Ә бу республика икътисады үсешенә яңа этәргеч бирәчәк. Мондый фикерне «Югары икътисад мәктәбе» фәнни-тикшеренү институты профессоры, транспорт һәм транспорт сәясәте институты директоры Михаил Блинкин белдерде.

"М12 трассасын төзүдән икътисади файданы иң элек Татарстан алачак, чөнки ул Европа - Көнбатыш Кытай маршрутының үзәк ноктасы булачак. Бу республика һәм тулаем Россия икътисады үсешенә җитди этәргеч бирәчәк. Нәтиҗә триллионнарда исәпләнәчәк. Мин барлык дискуссияләрдә катнаштым, исәпләүләрне өйрәндем, нәтиҗә чыннан да бик югары: йөк ташуга кагылышлы бөтен нәрсә икеләтә арта, ә китерү вакыты буенча икегә бүленә, - диде Блинкин.

Профессор сүзләренчә, М7 "Волга" трассасы заманча икътисадый таләпләргә җавап бирми, чөнки шәһәр һәм поселоклар аша уза. Торак пунктларда хәрәкәт тизлеге 60 км/сәг тән артмый, ә бу йөк ташуны шактый тоткарлый. "Автотрасса Татарстан предприятиеләренә теләсә нинди сәнәгать продукциясе белән көнбатыш һәм көнчыгыш базарларына чыгу мөмкинлеге бирәчәк", - дип аңлатты Блинкин.

2020 елның июлендә М12 яңа автомагистрален төзү эшләре башлану турында РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин белдерде. Аның сүзләренчә, бу якындагы өч яки дүрт елда Россиядә иң зур юл проекты булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев