Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ләйлә Фазлыева: Шәхси изоляциядәгеләргә больничныйлар биреләчәк

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары кешеләргә, коронавирус симптомнары барлыкка килгән очракта, шөгыльләнмәскә киңәш итте.

Татарстанда үзизоляциядәге затларга хастаханә кәгазьләре биреләчәге турында карар кабул ителде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

"Әгәр дә сез РФ территориясеннән читтә - теләсә кайсы башка илдә булдыгыз яки башка илдән килгән йөткергән, төчкергән кеше белән элемтәгә кердегез һәм сез үзегезне начар хис итеп, коронавирус йоктырдым, дип шикләнәсез һәм температурагыз күтәрелде икән, поликлиникага барырга кирәкми, табибны өйгә чакыртыгыз. Авыручыларга больничныйлар биреләчәк, һәм бүген республикада, хастаханә кәгазьләрен үз-үзен изоляцияләүчеләргә дә бирергә, дигән карар кабул ителде. Бу карар карантинда булган кешеләргә ярдәм итү өчен кабул ителә", - дип билгеләде Фазлыева.

Ул, шулай ук, татарстанлыларны коронавирус симптомнары барлыкка килгән очракта үз-үзен дәвалау белән шөгыльләнмичә, табиб чакыртырга өндәде.

"Һәрбер массакүләм мәгълүмат чарасын кисәтергә теләгән беренче нәрсә шул - препаратлар киңәш итмәгез. Һәм икенчесе - халык чараларын киңәш итү. Беренчесе - вирус киңәш һәм шәрехләр белән ярдәм итәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән. Без үз-үзебезне дәвалау белән шөгыльләнергә күнеккәнбез, әмма моны беркайчан да, нинди генә авыру вакытында да эшләргә ярамый. Препаратларны - алар ярдәм итмәгәнгә түгел, ә һәркайсыбызның үз иммун системасы һәм һәр кешегә үз препараты туры килгәнгә киңәш итәргә ярамый", - дип ассызыклады Ләйлә Фазлыева.

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, коронавируска каршы көрәш штабы Татарстанда 245 авыру турындагы хәбәрне фейк дип атады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев