Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ләйлә Фазлыева: РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү - тарихи вакыйга

ТР Премьер-министры урынбасары Казанда сайлау участокларының берсендә тавыш бирүдә катнашты.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү - һәркемгә кагыла торган тарихи вакыйга. Мондый фикерне сайлау участогында булганда Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева җиткерде. "Бу вакыйга (РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү – искәрмә) һәрберебез өчен әһәмиятле, чөнки без үзебезгә биргән сорауга җавап бирә алабыз. Безнең бу эштә катнашу мөмкинлегебез дә - тарихи вакыйга», - диде Ләйлә Фазлыева. Ул теләсә нинди үзгәрешләрне кабул итү бик авыр, әмма аларга барырга, аларны кабул итәргә һәм үзләштерергә кирәк, дип өстәде.

«Россия Федерациясе өчен бу зур тәҗрибә. Чөнки беренче тапкыр барысы да Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнаша», - дип белдерде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары. Мондый формат ярдәмендә илнең төп документы гомумхалык әһәмиятенә ия була, дип ассызыклады Фазлеева. Ул бер көндә түгел, атна дәвамында тавыш бирү мөмкинлегенә бик уңай карады: һәр кеше үз графигында һәм ритмында яши, шуңа күрә мондый формат һәркем өчен бик уңайлы.

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Үсеш партиясе" лидеры, "Кориб" ДК генераль директоры Олег Коробченко РФ Конституциясенә төзәтмәләр өчен тавыш бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев