Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Лобач таулары һәм зәңгәр күлләр федераль финансланырга мөмкин.

Татарстан туристик-рекреацион кластерлар төзүгә һәм Россиядә экотуризмны үстерүгә бөтенроссия конкурсы финалына чыкты.

Татарстанлыларның тавыш бирүдә актив катнашуы һәм ярдәм итүе нәтиҗәсендә Татарстан Республикасының ике проекты туристлык-рекреацион кластерлар төзүгә һәм Россиядә экотуризмны үстерүгә Бөтенроссия конкурсы финалына чыкты.

Бүген РФ Президентының табигатьне саклау, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов рәислегендә комиссия конкурс финалистларын игълан итте: Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 34 проект.

Проектлар өчен халык тавыш бирүе 23 июльдә тәмамланды. Бирелгән барлык "лайклар", тавышларның мөмкин булган накруткаларын алу һәм фейк аккаунтларын теркәү максаты белән, тикшерү узды.

Ун көн дәвамында конкурс сайтында чын көрәш барды. Лидерлар бер-берсен алыштырды. Төбәкләр, командалар һәм үзләре өчен мөһим дип санаган барлык кешеләр, кызгылт сары йөрәкләр таратып, үз фикерләрен әйттеләр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram-аккаунтында, шулай ук, татарстанлыларны конкурста республика проектларын хупларга чакырды - һәр тавыш мөһим иде.

Нәтиҗәдә Татарстан төбәкләр рейтингында беренче урынны алды, ә безнең берничә проект халык тавыш бирү лидерлары унлыгына керде. Конкурс финалына “Биектау” һәм “Кама Тамагы” туристлык-рекреация комплексларын федераль финанслауга мөмкинлек бирелде. Бу Россия күләмендә уникаль урыннар: Зәңгәр күлләр, Кама Тамагы районында Лобач тавы янындагы территория һәм Юрьев мәгарәсе.

Конкурста җиңү - анда цивилизацияле ял итү өчен шартлар тудыру, республика буенча гаилә сәяхәтләре һәм Татарстанның табигый байлыкларын саклау өчен яңа мөмкинлекләр тудырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X