Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үләннәр ярдәмендә тормышны яхшыртып буламы? Шаман киңәшләре

Үләннәр - дөньяда иң борынгы табигый сихәт бирүче көч. Гап-гади ботаника ярдәмендә үз тормышыңны яхшыртырга шаман киңәш итә.

Көндәшләрне һәм дошманнарны ерагайту
Әгәр эшегездә коллектив бик үк яхшы булмаса, сезгә даими рәвештә көнләшү һәм ачу импульслары агыла. Алардан артыш ярдәмендә сакланырга мөмкин. Өстәл өстенә артыштан ясалган әйбер куегыз. Артыш – көчле шайтан куучы үсемлек. Ул искиткеч хуш ис һәм чистарту энергиясе бөрки.

Карьераны яхшырту
Бүлмәнең төньягына өч зур дафнә (лавр) яфрагы куегыз. Дафнә - җиңүчеләр үсемлеге ул. Борынгы Грециядә геройларның башын аңардан ясалган таҗ белән бизәгәннәр. Ә йорттагы төньяк - карьера үсеше өчен җавап бирүче зона. Яфракларның зур, матур һәм шомаларын сайларга кирәк.

Акча җәлеп итү
Иң акчалы үсемлекләрнең берсе - лаванда һәм яран. Янчыгыгызга аларның кипкән чәчәкләр салыгыз, ул беркайчан да бушап калмас. Акчаны лаванда бәйләме яки яран чүлмәге белән янәшә сакларга мөмкин. Яннарына яшел шәмнәр кую яхшы.

Карарлар кабул итү
Нарат һәм лемонгасс хуш исләре ярдәм итәр. Хуш исле майлары - ул үсемлекләрнең җаны. 2 тамчы лемонгасс мае белән 1 тамчы нарат маен салфеткага тамызыгыз һәм үзегезгә якынрак куегыз - мәсәлән, эш өстәленә. Интуиция һәм акыл сәләте артачак.

Стресстан, арыганлыктан, уңышсызлыктан котылу
Кедр - үсемлек-хирург. Ул артык һәм кирәксез нәрсәләрдән котылырга булыша. Диңгез тозы - 7 кашык, 5 тамчы эрбет мае алыгыз һәм хуш исле ванна кабул итегез. Гомумән, барлык ылыслы агачлар да сәламәтлеккә яхшы тәэсир итә. Өйдә авыру яки хәлсез кеше булса, аның караваты өстендә нарат, чыршы, эрбет фотосурәтен элегез.

Фатирны чистарту
Әгәр сезнең йортыгызда еш кына талашу булса яки кунакка усал һәм көнче кешеләр килсә - йорт энергетик җыештыруга мохтаҗ. Югыйсә бина стеналарда тискәре энергия туплана, карават астында тузан кебек үк. Стеналарда тискәре энергия куесы утырган бинада авыр: баш ярыла башлый, көч китә, сәбәпсез кәеф төшә. Димәк, бинаны дәваларга кирәк. Негативка каршы әрем бик яхшы. Бу үсемлек төтене белән бүлмәне “өтәргә” кирәк һәм бөтен тискәрелеге юкка чыгачак. Йорттан тискәре энергияне кууның башка ысулы - 3 аш кашыгын әремне 1 стакан кайнар су белән кушарга һәм идән юа торган суга өстәргә.

Явыз күршеләрдән саклану
Тышкы ишек өстендә шайтан таягы элеп куегыз. Бу сезнең өй талисманыгыз булачак. Яисә тулы айны көтәргә һәм гадәти суган алып, урталай кисәргә. Бер яртысын керә торган ишек артына, икенчесен тышкы яктан, ишек яңагы янына куярга. Суган төгәл бер тәүлек ятарга тиеш. Ул, фатирдан бөтен явызлыкны тузан суырткыч кебек үзенә җыячак.

Кәефне күтәрү
Бик позитив һәм көч бирә торган агачлар булып, борынгы заманнардан бирле, каен санала. Паркта каен күрсәгез, барып аны кочаклагыз һәм шулай 5 минут торыгыз. Күрерсез, хәлегез яхшырыр. Сүз уңаеннан, каен яки алмагач фонында төшкән фотоларыгызны социаль челтәрләрдә тыныч күңел белән урнаштыра аласыз, начарлык теләүчеләр сезгә күз тидерә алмаячак. Ә менә усак һәм тирәк агачларыннан хатын-кызларга ераграк торырга кирәк, бигрәк тә агачлар карт булса. Бу – вампир агачлар - алар хатын-кыз бәхетен ала, дип санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев