Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әллә уйнап, әллә чынлап әйтте инде

Яңа ел якынлашканда һәркем, олысы да, кечесе дә могҗиза көтә.

Әллә инде, Кыш бабай, барлык әйткән теләкләрне дә тормышка ашыра, дигән ышану бар шунда. Әле нинди Кыш бабай эләгә бит? Әле күптән түгел генә китапханә каршында эшләп килүче "Җырлы күңел" түгәрәгенең талантлы баянисты Хәдис Габидуллин яхшы баян булсын иде, диеп теләгән иде. Ишеткән бит, Кыш бабай ролендәге дәүләт советы депутаты, "Ак барс" суднолар төзү корпорациясенең директоры Ренат Искәндәр улы Мистахов, чит илдә эшләнгән музыка аппараты алып килгән. Сайлаучылары белән очрашуга үзенең ярдәмчесе Лилия Хәлилова килгәч тә, авылыбызның "АК калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Роза Ягудина әлеге гозерен җиткергән иде аңа, менә бит, депутатыбыз бер генә сорауны да игътибарсыз калдырмый икән, зыялы кеше икәне күренеп тора. Инде яңартып корыла башлаган китапханә булачак бинаның, тизрәк ишекләре ачылуын теләгән халыкка да, уңай җаваплар бирүен ишетеп куандык. Яңа ел белән тәбрикләп, күчтәнәч итеп үзләрендә эшләнгән тәмле торт алып килгән Ренат Мистахов әллә уйнап, әллә чынлап, музыка булды, концертыгызга чакырырсыз, диеп саубуллашты, хәер белмәссең, килер дә, сүзендә тора торган кеше ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Котлыыыыыыыыйм! Бик шэп булган, унышлар сезгэ!!!