Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Лицензиясез аракыны тиз күрәләр

Татарстан Республикасы «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына агымдагы елның ноябрендә Яшел Үзәннән килгән хәбәр нигезендә алкоголь инспекциясе һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре берләшеп әйтелгән урынга тикшерү белән чыга.

Чынлап та, хәбәр дөреслеккә туры килә.
Яшел Үзәннең бер кафесында лицензиясез алкоголь эчемлеге саткан булалар.  
– Бу факт тикшерелеп, сатуга куелган эчемлекнең лицензиясе булмавы ачык­ланып, легаль булмаган әйләнештән 58,8 литр элиталы алкоголь  алынды, – дип сөйли бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының бүлек җитәкчесе Рифат Сөнгатуллин.Тикшерү барышында ачыкланганча, законсыз эшчәнлекне Түбән Камада яшәүче оештыр­ган. Менюга кертелгән һәм бар стойкаларына һәм витриналарга куелган продукция  Казан, Яшел Үзән һәм Волжск шәһәрләренең төрле сәүдә челтәрләреннән сатып алынган. Административ тикшерүләр дәвам итә, шулар нәтиҗәсендә процессуаль карар чыгарылачак. Ә хәбәр итүчегә акчалата бүләк биреләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев