Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әле ярый русча аңлыйбыз

Яшәгән шәһәребезме, авылмы ул, аның чисталыгы, төзеклеге һәм матурлыгы турында кайгыртырга хаклыбыз.

Яшәгән шәһәребезме, авылмы ул, аның  чисталыгы, төзеклеге һәм матурлыгы турында кайгыртырга хаклыбыз. Җәен урамнарда аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утырса, кышларын тротуарлар кардан вакытында чистартылса, матур яшәү өчен ни кирәк?! Өстәвенә,  Яшел Үзәнебез дә искиткеч матур урында урнашкан бит. Бөек Идел елгасы янда гына, тирә-ягы урман белән капланган, күрше республика белән чиктәш, Казан да ерак түгел.  Татарстан Республикасы башкаласына кунак булып килгәннәр Яшел Үзәннең дә тарихи урыннарын читләтеп узмыйлар. Яшел Үзән күрше Мари Иле Волжскиеннан нәрсәсе белән булса да аерылып торырга тиештер бит инде! Әйтик,  ике телдәге урам күрсәткечләре һәм  алтакталары белән булса да. Шуны раслап, законы да яшәп килә. Ул – Татарстан Республикасында дәүләт телләре турында. Искә төшерсәк, аны 1992 елда кабул иткәннәр,  татар һәм рус телләрен тигез хокуклы дәүләт телләре  дип таныганнар иде. 

 Шуңа ярашлы рәвештә, дәүләт хезмәте күрсәтү өлкәсендә һәм коммерция эшчәнлегендә дәүләт телләре актив кулланыла башлады. Бу бигрәк тә юл һәм урам күрсәткечләренә, алтакталарга, афишаларга, географик һәм топографик исемнәргә нык кагылды. Предприятие җитештергән ярлыклар, белешмәлекләр, этикеткалар өчен мәҗбүри үк булмаса да.

Законнар үтәлешен контрольдә тоткан Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының административ-техник инспекциясе җитәкчесе Ольга Абросимова аңлатуынча, закон бозучыларга карата Татарстан Республикасы административ хокук бозулар кодексының 2.1нче маддәсе кулланылып, административ эш кузгатыла. Башта кисәтү ясала. Әгәр дә  эш барып чыкмаса, закон бозучыга административ штраф салына. Ул 500 сумнан алып 1000 сумга кадәр булырга мөмкин. Беркетмә нигезендә административ җәзаны суд билгели.

Шуны да әйтеп узарга кирәк, бүгенге көндә ТРда дәүләт телләре законы үтәлешен тикшерү вәкаләте  муниципалитетның өч бүлегенә – административ-техник инспекциягә (АТИ), җәмәгать иминлеге белән тәэмин итү һәм шулай ук кулланучылар базары бүлекләренә тапшырылган. Алар тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, беркетмә дә төзи ала.

Муниципалитетның югарыда әйтелгән җәмәгать иминлеге белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Алишер Худайбаков аңлатуынча, мондый вәкаләт аларга 2017 елның җәендә генә бирелгән булган. Шуңа күрә әлегә статистика ясарга иртәрәк, әмма  эш алып барыла башлаган. Язга таба ниндидер нәтиҗә ясарга мөмкин булачак.

-Закон бозучыга карата без башта кисәтү ясыйбыз, дип сөйли иминлек бүлеге җитәкчесе. - Гадәттә, алар эш судка барып җиткәнче үк хаталарын төзәтергә тырыша. Алда эш бик күп булырга охшаган. Чөнки урамга чыгып, теләсә-кайсы учреждениенең алтактасын кара, барысы да бер генә телдә язылган. Гадәттә, рус теленә генә өстенлек бирелгән.          

Гомумән, тикшерүчеләргә алда тикшерергә дә тикшерергә инде. Шулай да, тулаем алганда, шәһәр һәм районда дәүләт телләре турында законның үтәлеше буенча хәлләр ничек тора соң?

Урам күрсәткечләре шәһәрдә, нигездә, законны үтәп эшләнгән. Исемнәре ике телдә язып эленгән. Монысы - куандыра. Әмма  үзгәртәсе, төзекләндерәсе урыннар да барлыкка килгән. Алары аның ниндидер техник сәбәпләр аркасында булырга мөмкин. Шуңа күрә урам исемнәре өчен җаваплы хезмәтләрнең моны игътибарга алулары кирәк. Чөнки закон үтәлеше барыбер көнүзәктә торачак.

 Ә менә алтакталар белән эш башкачарак тора икән шул. Алишер Исмәтуллаевич закон үтәлмәүне 30 процент дип белдерсә дә, күбрәктер дип уйлыйм. Кызык өчен генә булса да кибет-учреждениеләр күп урнашкан шәһәр урамыннан барсаң, 10 процентының гына вывескасында дәүләт телләре законы үтәлгәнен күрәсең. Менә шулай Татарстан (!) урамыннан барганда алтакталарны караштырдым, исеме җисеменә туры килми. Зур сәүдә үзәкләреме, банклармы, лареклармы, кафелармы – берсендә дә “татар теле” юк, Татарстанның Татарстан урамында. Дөрес, кайберләре  бу ситуациядән бик оста чыккан. Берүк алтактага эш режимын ике телдә язган да, вакытны саннарда гына күрсәткән. Тел-теш тидереп булмый инде мондыйларга.    

 Закон үтәлгәнме-үтәлгән дип кенә алтакта бизәлешенә формаль караучылар, татар телендәгесен  йөз хата белән элеп куючылар да бар.   Аңлаешсыз тәрҗемәләрне күреп исең-акылың китә.  “Обед”ны “Аш” дип язып элүчеләр, “нче”ләр белән номерларны бутаучылар, мәгънәсен алмаштыручылар бихисап. Мөген, тәрҗемәләр китабын ачканнар да, беренче очраклы сүзне “тыгып” куйганнар. Әйе, татар теле авыр һәм бай тел ул. Ике телдә алтакта эләсең икән, тәрҗемә мәсьәләсенә дә бик җитди карарга кирәк. “Татарга ярамаган тагын” дип аннан-моннан тәрҗемә итүчеләр бик ялгыша.  Шулай итеп кеше көлкесенә калуың да бар.  

Татарстан урамында да, шәһәр базары янындагы БДБ илләреннән килеп милли ризыклар әзерләп бизнес ясаучыларга сүз аерым булыр, мөгаен. Тезелеп киткән  “сундучоклар”ның берсендә дә законга ярашлы алтакта күренми, бәлки белми дә торганнардыр. Нәрсә, Татарстан алар иле түгел бит, рөхсәт итүчеләре булгач. 

Шулай да, татар теленә генә түгел, рус теленә дә “бәйләнүчеләр” табыла. Мәсәлән, Татар Исламы авылы янындагы изге Касыйм шәех чишмәсе янына элеп куелган алтакта  бик матур итеп бизәп, өч телдә язып эленгән. Шуның хәзер  рус телендә язылган “Источник святого шейха Касыма” дигән  өлешен кемдер буяу белән күренмәслек итеп буяп куйган.

Алтакталар гына түгел, предприятие яисә учреждение эшчәнлегенә кагылышлы исемнәр дә ике телдә булырга тиеш. Мәсәлән, “хозтовары”, “обувь”, “натуральные продукты” һәм башкалар икән, тәрҗемә һичшиксез кирәк.  Нидидер шәхси исем икән, кирәкми (“Дарья”, “У тети Аси”, “Магнит” яисә “Пятерочка” ишеләр). “Кымыш су”ны белмим, татарчасын да, русчасын да. Бәлки башка телдәдер, яисә кулланучыны җәлеп итү өчен уйланылган үзенчәлекле сүздер, бәлки көмештер. “Идель”не дә аңлап булмый, нечкәлек билгесе белән. 

Чират шәһәр стеласына да (шәһәрнең төп алтактасы)  килеп җитте. Гаепләп язасым, андагы язылганнарны хурлыйсы килүдән түгел. Сүз уңаеннан гына. Соңгы вакытта бу стела ел саен Яңа ел бәйрәме алдыннан яңа символик төс ала башлады. Быелгысында “Зеленодольск” дигәннең астында “Везде хорошо, здесь лучше!” дип язылса, шуннан ерак кына түгел: “Счастливого Нового года! Һәм “Яңа елыгыз бәхетле булсын!”- диелгән. Бәхетле генә була күрсен!  Стела үзеннән-үзе һәркайсыбызны әкияткә юнәлтә. Уйлап табучыларның фантазиясенә исең-акылың китәрлек. Беркем тел-теш тидерә алмый, чөнки Яңа ел, чөнки – могҗиза! Менә шулай хөрмәтле яшел үзәнлеләр, Зеленодольскидан Лас Вегаска да, Парижга да, Албаба белән Мамадышка да юл тотарга була. Ә алда – Казан! “Здесь лучше”  булгач, шушында гына – Зеленодольскида гына калыйк. Әкият дөньясында.       

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев