Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әле ярый балалар бакчасы бар

Иртән балаңның күз яшьләрсез генә бакчага җыенуыннан да күңеллерәк нәрсә юктыр. Аның күтәренке кәеф белән үз төркеменә кереп дуслары белән аралашуын күзәтү, ә кичләрен көне буена җыелган кичерешләре турында «тәтелдәвен» тыңлау - үзе бер рәхәт. Димәк, бакча ошый, тәрбиячеләре - әйбәт. Бу - иң мөһиме. Хәзер күбебезнең балаларга тиешле вакыт...

Минем бала да, аның белән бергә мин дә бу мәсьәләдә үзебезне бәхетле, дип әйтә алам. Чөнки без татар мохитле «Алтын башак»ка йөрибез. Әлеге 23нче балалар бакчасы байлыгы, «престиж»лыгы белән данлыклы булмаса да, ата-­аналарны милли рухтагы тәрбия бирүе белән җәлеп итә. Һәрбер оешмадагы климат җитәкчедән башлана. Бу бакчада хезмәт итүче һәркемнең ачык йөзле, һәрбер ата- ана белән ышанычлы, якын мөнәсәбәттә булуы, әлбәттә, мөдирләре Гүзәл Әгълиуллинадан башлана. Кайчан гына барсаң да, аның ишеге ачык, үзе әңгәмәгә, киңәшләрен бирергә әзер. Укыту-тәрбия ягыннан да тел-теш тидерерлек түгел, чөнки бу юнәлештә тәрбиячеләр югары категорияле методист Рәзинә Мифтахова кулы астында эшлиләр.
Ә инде тәрбиячеләребез Гөлгенә Зәбирова белән Әлфинә Зәбихуллина балаларыбызның яраткан «икенче әни»ләре. Бу чынлап та шулай. Рәхмәт аларга! Һәр көнне газизләребезне алар карамагына тапшырабыз. Ышанычыбызны акламый калганнары юк әлегә. Балаларыбыз белән бергә безгә дә тәрбия дәресләре оештырырга иренми алар. Төркемебезгә ислам дине нигезләрен бирүче Миләүшә Зәйнуллина белән берлектә, шәһәребезнең мөхтәрәм кешеләре Гәбделхәмит, Гәбделхәким һәм Илдар хәзрәтләрне чакырып, бик күркәм чара уздырдылар. Без, ата-аналар, ул көнне нәниләребезнең догаларны безгә караганда да күбрәк белүләренә сокланып һәм куанып; дин әһелләренең тәрбияви дә, тормыш проблемаларына чумган күңелләребез өчен әһәмиятле дә булган вәгазьләреннән рухи азык алып таралыштык.
Шушы көннәрдә генә Әлфинә Зәбихуллина ачык ишекләр көнендә дәрес күрсәтте. Бик кирәкле «Янгын» темасына багышланган иде ул.
Килгән әниләр белән балаларыбызның никадәр мәгълүматлы булуына шаккатып утырдык. Дәрес бик җанлы һәм гыйбрәтле булды.
Тәрбиячеләребезнең компетентлыгын, балаларыбызга никадәр көч сарыф итүләрен дәлилләүче, Гөлгенә Зәбированың район күләмендә күрсәткән «Уку процессын рухи-әхлак һәм җәмгыятьнең мәдәни кыйммәтләренә нигезләнеп оештыру» темасын ачучы «Без яшибез дуслык илендә» исемле чарасы игътибарга лаек. Халыклар бердәмлеге, тугандаш милләтләр, милли киемнәр, гореф-гадәтләр, герб-флаглар турында, килгән мәртәбәле кунаклар каршында биткә кызыллык китермәслек итеп, чатнатып сөйләп бирсен өчен, 5 яшьлек балаларны өйрәтү җиңел эшләрдән булмавын һәрберебез аңлый. Ата-аналар горурлыкларыннан шартлар дәрәҗәгә җитсә, бәяләүче җитди кунаклар бик канәгать булып, мактаулы сүзләрен кызганмый гына дәрескә югары балл бирделәр.
Яшерен-батырын түгел, беребезнең дә (әгәр дә яныбызда олы буын вәкилләре яшәмәсә) эштән кайтып балабызга милли тәрбия биреп утырырга вакыт юк. Кызу заманда яшибез бит. Өсте бөтен, тамагы тук булса, авырмаса - шуңа канәгатьбез. Ярый әле шәһәребездә «Алтын башак» кебек, балаларыбызга татар булуларын оныттырмаучы бакчалар да бар. Ата-аналарның гына моңа вәзгыяте җитмәс иде...
Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев