Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әле укый башламадык, каникул вакытлары билгеле

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы киләсе уку елы өчен каникул көннәрен билгеләде.

Министрлык планы нигезендә, көзге каникуллар җиде көн – 31 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Кышкы каникуллар 2018 елның 26 декабреннән 2019 елның 8 гыйнварына хәтле булачак.
23 марттан 31 мартка кадәр – язгы каникуллар, дип яза "Мәгариф" журналы.
Беренче сыйныф укучылары өчен өстәмә бер атна ял 11-17 февраль көннәрендә булачак.
Ә җәйге каникулларның башлануы мәктәпләрнең еллык календарь графигы һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнары расписание буенча билгеләнәчәк.
Искәртеп үтик, мәктәп каникулларының сроклары үзгәрергә мөмкин. Муниципалитетлар үз төзәтмәләрен кертергә хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Школа дети каникулы