Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әле сезон ачылмаган: ә су коенучылар җитәрлек

Яшел Үзән полицейскийлары, бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, сулыклар янына рейдларга чыга.

Татарстанда су коену сезоны әле ачылмаган, әмма Яшел Үзән шәһәр пляжында кеше бик күп. Бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, полиция хезмәткәрләре, ТР буенча Россия МЧСының ГИМС һәм ОСВОД белән берлектә, сулыклар янында профилактик рейдлар үткәрде.

Әлеге чарада Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар катнашты. Рейд барышында су коенырга дип өлкәннәрдән башка гына килгән яшүсмерләр ачыкланды. Тәртип сакчылары балалар белән дә, анда булган ата-аналар белән дә профилактик әңгәмәләр корды, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча белешмәлекләр таратты.

Полицейскийлар кисәтүенчә, балигъ булмаган яшүсмерләр үзләре өлкәннәрдән яисә аларның законлы вәкилләреннән башка сулык лар янында ял итсә яки коенса, аларның әти-әниләре РФ КоАПның 5.35нче маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартыла.

– Без барлык яшел үзәнлеләрне үз балаларына тиешле игътибар бирер гә чакырабыз, чөнки ба лигъ булмаган балалар белән судагы бәхетсезлек очраклары, барыннан да элек, ата-аналар контроле җитәрлек булмау аркасында килеп чыга, – дип ассызыклады балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлегенең өлкән инспекторы, полиция майоры Лилия Хәмидуллина.

Ландыш Ярхәмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев