Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ӘЛЕ ДӘ ЯРЫЙ МӘЧЕТ КАРТЛАРЫ БАР!

Олы Ачасыр авыл җыенында җирлек башлыгы Марат Гатиятуллинның 2018 елга хисап доклады вакытында әйткән: «Әле ярый мәчет картлары бар, барлык өмәләрдә, зур эшләрдә алар башлап йөри», – дигән сүзләре күңелемә уелып калды.

273 хуҗалыгында 642 кеше яшәгән Ачасыр кадәр Ачасыр да картлар җилкәсендә утыргач, башка кечерәк авыллар турында әйтәсе дә юк икән! Ә менә шул, түрдән киңәш-фатихасын гына биреп утырасы урынга, бүген дә батырып һәм башлап эшләп йөрүче олыгайган буын да бетсә, нишләргә инде?!

Җыенда да алар актив: килгәннәр дә, яшәгән җирлекләре өчен борчылып мәсьәләләрне дә күтәрделәр. Иң күп яңгыраганы – янгын машинасын карап, финанслап тору һәм моңа якын-тирә авылларны да җәлеп итү. Ник дигәндә, чыгымнарны ачасырлылар күтәрә, ә хезмәтеннән башкалар да файдалана. ПСЧ-154  җитәкчесе  Рәүф Галеев та:
– Сезнең авыл өчен күңел тыныч, чөнки су башнягыз, янгын сүндерү машинагыз бар, юллар чистартылган. Махсус техникагыз тирә-як авылларга да ышаныч булып тора, Норлаттан ярдәм килеп җиткәнче, беренчеләрдән булып янгынны сүндерергә керешә һәм шуның белән бик зур ярдәм итә, – дип мактап кына сөйләгән иде, әллә күз тиде, иртәгәсен үк Олы Ачасырда янгын чыгып, кеше гомере өзелде. Әлеге фаҗигадә, әлбәттә, янгын хезмәте түгел, кешенең тормыш итү рәвеше гаепле. Менә бу хәлләр, чынлап та, янгын сүндерү техникасы белән бәйле мәсьәләнең иң мөһиме булуын тагын бер кат дәлилли. «Бурдан кала, уттан калмый», дип юкка гына әйтмәгәннәр, Аллаһ сакласын!

Тулы язманы газетада укырга мөмкин №10.

Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев