Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЛДПР рәисе Слуцкий махсус операциянең кайчан бетәчәген әйтте

Россия Украинаны демилитаризация һәм денацификацияләү буенча махсус хәрби операцияне быел җиңү белән тәмамлаячак.

Бу хакта ЛДПР рәисе Леонид Слуцкий әйтте, дип яза «Российская газета».

«Россия изге махсус операцияне быел җиңү беләм тәмамлаячак, дип ышанам», – дигән ул.

Слуцкий фикеренчә, Россиянең Авдеевкадагы уникаль җиңүе тарихка кереп калачак.

ЛДПРның элекке җитәкчесе Владимир Жириновский шактый кызыклы һәм чынбарлыкка ашкан фаразлар әйткән иде. Бу фаразларны аның алдан күрүчәнлеге белән дә, югары даирәләргә билгеле булган яшерен серләрне белүе белән дә аңлатучылар бар. Шулай ук «Жириновский төрле темаларга сөйләп торган, кайбер фаразлары шуңа күрә чынга аша, ә инде чынга ашмаганнары онытыла бара», дип аңлатучылар да бар.

Слуцкий ЛДПРның атасы Жириновскийга иярергә телиме, әллә инде аңа да «алдан күрү сәләте» бирелгәнме – сынап карарга була.

Чыганак:Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев