Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ларионова: Конституциягә төзәтмәләр мәдәнияткә дәүләт ярдәменә исәп тотарга мөмкинлек бирәчәк

Мәдәниятне Конституция ягыннан тану принципиаль мөһим.

Россия Конституциясенең 68нче маддәсенә төзәтмәләр дәүләт тарафыннан мәдәниятне саклауга һәм яклауга тулысынча исәп тотарга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова белдерде.

«Россия Федерациясендә мәдәниятне күпмилләтле халыкның уникаль мирасы буларак тану принципиаль мөһим», - диде ул.

Татарстан күп гасырлар дәвамында төрле халыклар тырышлыгы белән булдырылган бәһасез мәдәни мираска ия. Республикада өч мең ярымнан артык мәдәни мирас объекты ачыкланды. Бу өч объект - Казан Кремле, Борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирас исемлегенә кертелгән бердәнбер төбәк, дип өстәде “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры.

"Без барысын да аңлыйбыз, күп кенә мәдәният объектлары реставрация, ремонт, элементар тәрбия таләп итә", - диде Ларионова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев