Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Лапин Лазарь Григорьевич

1925 елның мартында Кайбыч районының Федоровское авылында туган.

Федоровка мәктәбендә җиде сыйныфны тәмамлый.

1942 елның декабрендә унҗиде яшендә фронтка китә, анда снайпер мәктәбенә җибәрелә. 35нче механизацияләнгән бригаданың 2нче мотоукчылар батальонының 3нче укчы ротасында, 1нче Красноград механизацияләнгән корпусында бүлек командиры булып хезмәт итә. Белоруссия фронтында ике тапкыр яралана.

Кызыл Йолдыз ордены, Ватан сугышы ордены, «Германияне җиңгән өчен», «Берлинны алган өчен», «Варшаваны азат иткән өчен» медальләре, «Праганы азат иткән өчен» һәм күп кенә юбилей медальләре белән бүләкләнә.

1944 елның 5 июлендә Ведьжма - Ведзьм торак пункты янындагы сугышларда 11 сәгать дәвамында сазлыкта бер төркем иптәшләре белән 4 тапкыр безнең частьләргә каршы һөҗүм итәргә тырышкан дошманга мөмкинлек бирмичә, кичү урынын тота. Барлык патроннарны атып, берәр граната калдырып, дошманга ахырга кадәр бирешмәскә карар итәләр. Куелган бурычны үтәп, шуның өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев