Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВА: «МӘХӘББӘТ – УЛ ИҢ МӨҺИМЕ!»

– КДУда политологка укыдыгыз... Эстрада белән юлларыгыз ничек кисеште соң?

– О, бу бик очраклы булды, дип әйтер идем. Берзаман дус кызым белән КВНга бардым. Шунда яныма җырчы Җәүдәт Гыйльманов килде дә: «Җырчы булырга теләмисезме?» – дип сорады. Аптырап киттем. Музыкаль белемем дә юк... Моңарчы җырлаганым да булмады... Әмма тәвәккәлләп җыр яздырып карарга булдык. Аннан соң китте инде! Ул вакытта, хәтерләсәгез, «Йолдызлар фабрикасы» бәйгесе «Яшь йөрәкләр» дип атала иде әле – шунда җиңү яуладым. «Татар җыры»на эләктем. Контракт. Концертлар... Җырчы булырмын дип хыялланмаган да идем хәтта!
– Алган һөнәр буенча эшләргә уйламыйсызмы?
– Юктыр. Эстрада, җыр – хобби булып башланган иде дә башлануын, хәзер исә төп эшемә әйләнде. Бу эшемә бик җитди карыйм – халык каршына чыгып басу һич тә җиңел түгел – зур хәзерлек таләп итә. Концертларның вакытын үзгәртә алмыйм, шуның аркасында имтиханнарны аерым тапшырдым (Университетта миңа теләктәшлек күрсәттеләр, зур рәхмәт!) Читтән торып укуга күчәргә туры килде. Алай да, курсташларым белән аралашырга җай табарга тырыштым.
– Ә дусларыгыз белән? Гомумән, кемнәр ул – сезнең дусларыгыз?
– (Уйлана.) «Дус» сүзен саклык белән кулланам... Дуслар... Яхшы танышларым бар дип әйтә алам – алар белән без дустанә мөнәсәбәтләрдә... Туганнарыма, якыннарыма гына ачылам, алар минем турында барысын да белә... Ә якын дустым... Әйе, дустым дип атый алган бер кешем бар минем.
– Тамашачыларыгызга ни-нәрсә җиткерергә телисез?
– Беренче чиратта, җыр­га салынган мәгънәнең барып ирешүен телим һәм дә кешеләрнең кәефен күтәрергә тырышам. Тамашачыга үземдә ташыган энергияне бирү белән бергә, аның энергиясен дә үземә алам – алмашабыз булып чыга. Рәхәт! Танышырга теләгән кешеләр дә күп була, сәхнәгә телефонымны сорап язулар да җибәрәләр. Андый ситуацияләрдән юмор ярдәмендә чыгарга тырышам (елмая). Бер мөкиббәнем бар минем. Үзбәк кешесе. Концертыма еш йөри, кәрзинләп чәчәкләр китерә.
Ә берсендә тышына минем портретым төшерелгән затлы ваза бүләк итте! Үз иленнән кайтарткан. Хушсыз калдым. Шулкадәр ошады!.. Ул кешенең өч яраткан җырчысы бар икәнен белдем – Диана Гурцкая, Гүзәл Әхмәтова һәм мин… Аралашмасак та, андый тамашачым булу кәефне күтәрә. Җырлыйсы килә!
– Сез бик позитив кешегә охшаган. Әмма күңел төшенкелегенә бирелгән вакытлар да була... Үзегезне андый халәттән ничек чыгарасыз?
– Тормыш кайгысыз булмый ул. Үлемнәр-китемнәр... Соңгы арада минем тормышта да андый кайгылар байтак булды. Әлеге кайгыларны гаиләм белән кичердек. Андый халәтемне кешегә күрсәтмим. Нигә танышларыңның, коллегаларыңның кәефен төшерергә инде? Үзләренеке дә җитәрлектер. Эштә булган күңелсезлекләрне хәтта әниемә дә сөйләмим. Без – өч бала, һәрберебез өчен борчыла бит! Сөйләсәң дә – ярдәм итә алмас, ә кайгыруын кайгырыр. Аны андый борчулардан сакларга телим.
– Өлкән буынга сезнең стильне кабул итү авыррак түгелме... Дәгъва белдермиләрме? Аларны хаклы дип саныйсызмы?
– Һәр кеше үзенчә хак­лы. Ан­нан соң, һәрбер җырчының үз тамашачысы бар. Җырчы бүгенге көнгә кадәр эстрададан югалмаган икән, димәк, аны тыңлыйлар, диск­­лары сатыла! Мине яратмасалар, кабул итмәсәләр, сәхнәдән китәр идем. Баштарак концертларга яшьләр генә йөри дип уйлаган идем. Юк икән! Күбесе – утыз биш-кырык биш тирәләрдәге ир-ат, хатын-кыз. Әбиләр дә еш кү­ренә хәтта! Концертка килгән тама­шачым мине яхшы кабул итә – шуңа сөенәм!

«Сөембикә»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарская эстрада Ландыш Нигмадзянова җырчы