Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ләйлә Хәбирова: «Гаилә кору уен эш түгел»

15 май – Халыкара Гаилә көне.

Шул уңайдан Яшел Үзән гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә озак еллар эшләүче баш белгеч Ләйлә Хәбирова белән гаилә кыйммәтләре, Яшел Үзән ЗАГС бүлегенең эше хакында сөйләштек.


Яшел Үзәндә никахларын рәсмиләштерүчеләрнең күбесе өчен сылу гәүдәле, матур тавышлы, ягымлы Ләйлә күпләргә таныш. Тормыштагы иң мөһим вакыйганы тантаналы төстә алып баручыны онытып буламы соң?!

Ә Ләйлә Хәбирова 2007 елдан бирле чын мәгънәсендә үз хезмәтен яратып башкара. Һәм моны ул даими төрле бәйгеләрдә катнашып сынап, үз эшенең остасы булуын дәлилләп тора. Язмам герое Кама Тамагы муниципаль районында «2022 елда гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве тантанасының иң яхшы алып баручысы» һөнәри осталык республика конкурсында зона этабында катнашты. Анда республиканың сигез районыннан гүзәл затлар жюри игътибарына никахлашу һәм туу турындагы таныклык тапшыру тантаналарының йолаларын тәкъдим итте, үзләренең һөнәри талантын күрсәтте. Әлеге этапны Ләйлә уңышлы узып, республикада 2нче урынга лаек булды. Хезмәтен бәяләп, ТР Премь­ер-министры Алексей Песошинның Рәхмәт хаты тапшырылды.

 

– Ләйлә, инде озак еллар гаиләләр белән эшлисез. Бер-берсен сөйгән егет белән кыз нәкъ менә шушы урыннан – ЗАГСтан рәсми төстә ир белән хатын булып чыгып китә. Нинди теләкләр белән озатасыз сез аларны?


– Гаилә... Биш хәрефтән генә торган шушы сүздә күпме тирән мәгънә ята. Гаилә ул – үзе бер дөнья: әти-әни, балалар, буыннан-буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамыр­лы нәсел җебе. Һәм аны икеңнең йөрәге бер булып типкәндә генә сакларга, якларга мөмкин. Гаилә коруның уен эш булмавын, ә җитди адым икәнлеген яшьләргә аңлатыр­га тырышабыз. Әлбәттә, яңа гаилә корган парларның һәммәсенә дә озын, бәхетле тигез гомер теләп, хәер фатиха биреп, олы тормыш юлына озатабыз.

– Кеше гомерендә иң дулкынландыргыч мизгелләрне алып барасыз бит инде. Менә шушы тантана вакытында истә калган вакыйгалар булдымы?


– Әйе, бер көнне өч парны рәсмиләштерергә тиеш идем. Беренче парга документларын тапшырганда, бу безнеке түгел дип әйтмәсеннәрме! Өстәлдә яткан икенчесен алып бирмәкче идем, анысы да башкаларныкы булып чык­ты. Баксаң, бер фамилияле булган өч гаилә дә бер көнне язылышкан икән.


– Яшел Үзәндә өйләнешүчеләр күпме, әллә аерылышучылармы? Быелгы статистикага күз салыйк әле.

 

– Ни кызганыч, быел аерылышучылар саны күбрәк. Ел башыннан апрель аена кадәр 194 пар язылышкан булса, 217 гаилә таркалган.

– Белгәнемчә, туу турындагы таныклыкны сез бала тудыру йортында ук биреп чыгарасыз. Моның өчен нишләргә кирәк?

– Бүгенге көндә сабыйның беренче документын алу өчен бернинди авырлык та юк, бары бала табарга гына кирәк (көлә). Бала тудыру йортында фельдшер барысын да аңлата. Мин үзем хәзер анда да барып эшлим һәм гаилә өенә документны алып чыгып китә ала.

– Балалар турында сүз чыккан икән, соңгы вакытта нинди исемнәрне еш кушалар һәм сирәк исемнәр очрыймы?

– Тимур, Алисә, Кәрим, Әмир кебек исемнәр бүген дә популяр. Ә менә бик сирәк очрый торганнар рәтендә – Вильям, Рэм, Ионафан, Марисабель, Айлана, Аисель, Сылу.

– Үзегезнең гаилә белән дә таныштырып китсәң иде.

– Гаиләм – иң зур бәхетем. Рөстәм белән гаилә корып яши башлавыбызга февральдә 10 ел булды. Кызыбыз Рәйхан үсеп килә. Быел, Аллаһ кушып, мәктәпкә барачакбыз. Яраткан эшем, шатлыкта да, борчулы чакларымда да терәк булырлык якыннарым бар, Аллаһка шөкер. Минем уңышларыма чын күңелдән сөенерлек кешем – әтиемнең генә якты дөньядан китүе күңелемне телгәли. Мин бит әти кызы, шуңа да йөрәгемнең бер почмагы бүген буш. Аны искә алуым рухына дога булып барып ирешсен иде. Һәр гаилә әти-әни назын тоеп, тигезлектә, бәхеттә яшәсен, һәркемнең күңел түрендә йөрткән хыяллары тормышка ашсын иде дигән теләктә мин.


Елмаеп, үзеннән нур чәчеп торучы Ләйлә Хәбирова белән көн буе сөйләшсәң дә, туеп булмас төсле. Шәһәр кызы булса да, авылныкыларны бер читкә куя әле ул. Саф татар телендә уйлый, сөйли. Балачагы Урысбага белән Кече Ачасырда үткән баланың башкача булуы мөмкин дә түгел. Авылның табигатенә, язгы беренче чәчәкләргә, иртәнге чык тамчыларының энҗе бөртекләре
кебек ялтыравына гашыйк Ләйләнең сер итеп кенә әйтми калган барлык хыялларының да чынга ашуын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Яшел Үзән ЗАГС бүлегендә эшләүче баш белгеч Ләйлә Хәбирова белән әңгәмә

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев