Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Лаеклы алмаш үсә

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе инициативасы белән республикада яшь буынның грамотасын күтәрү максатыннан чыгып, мәктәп укучылары арасында кулланучылар хокукын яклауга багышлап олимпиада уздырылды. Әлеге олимпиадада Яшел Үзән мәктәпләре укучылары да актив катнашты. Республикадан 500дән артык, бездән 40 укучы үз эшен тәкъдим итте. Нәтиҗәсе озак көттермәде, өч этапта барган олимпиаданың дүрт җиңүчесенең...

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе инициативасы белән республикада яшь буынның грамотасын күтәрү максатыннан чыгып, мәктәп укучылары арасында кулланучылар хокукын яклауга багышлап олимпиада уздырылды.
Әлеге олимпиадада Яшел Үзән мәктәпләре укучылары да актив катнашты. Республикадан 500дән артык, бездән 40 укучы үз эшен тәкъдим итте. Нәтиҗәсе озак көттермәде, өч этапта барган олимпиаданың дүрт җиңүчесенең икесе яшел үзәннекеләр булып чыкты. Шундый белемле яшь буын белән горурланмый мөмкин түгел. Менә шул җиңүчеләрне тантаналы итеп үзебездә - Яшел Үзәндә котладылар.
Җиңүчеләр мәгариф идарәсенә җыелды. Аларны мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәйсә Афанасьева котлап, укуларында уңышлар һәм яңа җиңүләр теләде. ТР Алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы җитәкчесе Марина Тихонова аларның кызыксынучан, җиңүгә омтылучан, белемле булуларын билгеләде. "Безгә лаеклы алмаш үсә" - диде ул һәм 3нче гимназия укучысы Гыйльманова Алиягә II дәрәҗәдәге диплом һәм бүләккә видеокамера тапшырды. Ә "Җиңүгә омтылыш" номинациясе җиңүчесе 1нче лицей укучысы Арнст Янаны диплом һәм санлы фотоаппарат, олимпиадада актив катнашкан өчен 1 лицей укучысы Алексеев Игорь Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
-Минем бу җиңүем беренчесе генә түгел, - ди кызларның берсе Гыйльманова Алия. -Күптән түгел җәмгыять белеменнән республика олимпиадасында катнашып, призер булдым. Әлегесендә биремнәр бик катлаулы иде. Күбесен үзем эшләсәм, укытучыбыз Светлана Рудольфовна да ярдәм итте.
Алия мәктәптә бишлегә генә укый. Олимпиадаларда актив катнашуы аңа чыгарылыш имтиханнарын да уңышлы тапшырырга булышмый калмас.

Әлфия Зыякаева.

Автор фотолары.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев