Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көзге урманга сәяхәт

Килешәсездер, көзге урман матурлыгы, үзгә бер сихрилеге белән күңелне җәлеп итеп тора. Аланнарда балан, миләш куаклары балкып, урманны бизәп утыра.

Күчмә кошлар очып киткән, урман моңсуланып калган, тынлыкка чумган...
Менә шул хозурлыкны балаларга күрсәтү, яфраклар жыю, алардан төрле композиция һәм картиналар ясау максатында Олы Яке мәдәният йорты тарафыннан урманга культпоход оештырылды. Бу чарада клуб каршында эшләп килүче «Сәхнә» дигән театр тугәрәгенә йөрүче 14 яшькәчә булган 12 бала катнашты. Культпоходны әлеге түгәрәкнең сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова оештырды. Балалар саф һавада булып, үзләренә көч, илһам туплап кайттылар. Яфраклардан төрле кызыклы сурәтләр ясадылар. Бу хакта безгә Рәмзия Мәҗитова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев