Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Көзге каникуллар” җитә

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Яшел Үзән районы һәм шәһәре территориясендә 29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр балалар арасында юл-транспорт травматизмы профилактикасына юнәлтелгән “Көзге каникуллар” киң масштаблы чарасы үткәрелә.

Агымдагы елның 9 аенда республика юлларында балалар катнашында 474 ДТП булып, аларда 10 бала үлгән һәм 491е травмалар алган.

Яшел Үзәндә 12 ДТПда 2 бала үлсә, 10сы җәрәхәтләнгән.

Бу хәлнең киеренкеләнүен истә тотып, балалар күп йөри торган урыннарда тикшерүләр уздырыла. Балаларның автомобильләрдә махсус җайланмаларда йөрү-йөрмәве, җәяүлеләр чыга торган урыннар аеруча игътибар үзәгендә булачак. Полицейскийлар  яшь инспекторлар отрядлары, “Ата-аналар патруле” инициатива төркеме, ата-аналар комитетлары, педагоглар, “Россия укучылары хәрәкәте” җәмәгать оешмасы белән берлектә дә эшлиячәк. Болар белән бергә мәгариф учреждениеләрендә  әңгәмәләр, лекцияләр уздырыла. Ә тематик лекцияләрне  автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда уздыру планлаштырыла.

Көн яктылыгы кыскарган һәм һава торышы бозылган  бу чорда юлларда бик сак булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев