Көзге каникул озынайтыла?
30 октябрьдән мәктәптә укучыларының көзге каникуллары башлана. Балалар бер атна дәвамында - 5 ноябрьгә кадәр ял итә алачак.
6 ноябрь Халыклар бердәмлеге көне бәйрәм ителү сәбәпле, аларның яллары бер көнгә озайтыла. Нәтиҗәдә, балалар укырга 7 ноябрьдән генә керешәчәк, дип хәбәр итте Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима.
"28 октябрь - соңгы уку көне - шимбә. Шуңа да, каникул 30 октябрьдән генә башлануына карамастан, балалар инде шимбәдән үк, чирек билгеләре чыгарылгач та, үз ялын планлаштыра ала", - ди Лариса Сулима.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев