Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көзге каникул башлана, юлларда сак булыйк

Яшел Үзәндә «Көзге каникуллар» дигән профилактик чара старт ала.

Ул 2сеннән 8 ноябрьгә кадәр бөтен Татарстан буйлап узачак.
Чара балалар катнашында юл-транс порт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлтелгән.

2020 елның 9 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 345 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 6 бала үлгән һәм 367 кеше җәрәхәтләнгән. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән бәйле вәзгыятьнең кискенләшүе сәбәпле, балалар күпләп җыела торган урыннарда аларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау чаралары узачак.

ЮХИДИ хезмәт кәр ләре игътибарыннан юл йөрү кагыйдәләренең таләпләрен санга сукмаучы кечкенә җәяүлеләр дә игътибарсыз калмаячак. Хокук бозулар турында мәгълүмат алга таба профилактик эш алып бару өчен уку урынына тапшырылачак.

Шулай ук, мәгариф оешмаларында полиция хезмәткәрләре укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк. Тематик лекцияләр автотранспорт предприя тиеләрендә һәм башка оешмаларда узачак. Көннәр кыскара һәм уңайсыз һава шартларында, ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Җәяүлеләргә һәм велосипедчыларга яктылык кайтаргыч элементларны кулланырга киңәш итәләр.
Язма Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча матбугат хезмәте материаллары буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев