Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көзге чакырылышта Татарстаннан 3 мең егет армиягә китәчәк

Армиягә алынучыларны беренче җибәрү 15 октябрьдә планлаштырыла.

1 октябрьдән Татарстанда һәм бөтен Россия буенча көзге чакырылыш кампаниясе башланды.

Октябрь-декабрьдә гаскәрләргә безнең республикадан 3 меңнән артык егет җибәреләчәк. Бу хакта бүген "Татар-информ" дагы матбугат конференциясендә ТР хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.

«Бүген безнең илдә тулаем һәм республикада 2020 елның көзге чакырылыш кампаниясе башланды. РФ Президенты указы нигезендә, агымдагы елның октябрь-декабрендә Россиядә хәрби хезмәткә, кичектерү яки азат итү хокукы булмаган 1993-2002 елгы 128 мең кеше чакырыла. Гражданнарны чакыру бу елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр гамәлгә ашырылачак», - диде ул.

Безнең республикадан коры җир гаскәрләренә хәрби хезмәткә алынучыларның гомуми саныннан 46% ы җибәреләчәк, Милли гвардия гаскәрләренә - 13%, хәрби-диңгез флотына - 10%, һава-космик көчләргә - 9%. Һава-десант гаскәрләренә һәм махсус билгеләнештәге частьларга 9% хәрби хезмәткә алынучыларның, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә - 8%, ә башка бүлекчәләргә - 5%. Татарстан Республикасы җыелма пунктыннан яшьләрне 15 октябрьдән гаскәрләргә җибәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев