Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кызым кибеттә үзен тота белми

Алты яшьлек кызым белән кибеткә керергә ярамый, күзе төшкән бөтен нәрсәне алырга куша. Каршы килсәң – киреләнеп еларга тотына.

Мондый моментларда нишләргә?

Алты яшьтә инде бала нәрсә яраганын яки ярамаганын һәм үзен ничек тотарга кирәклеген белергә тиеш. Әгәр дә кызыгыз боларны аңламый икән, моның өчен җаваплылык сезнең өстә. Бу хәлдән чыгуның берничә юлы бар.

Беренчесе – балагызны үзегез белән кибеткә сирәк алып йөрергә тырышыгыз. Тора бара ул һәр күргән нәрсәсен аласы килү теләгеннән арыначак. Икенчесе – кибеткә барыр алдыннан, анда үзеңне тоту кагыйдәләрен балагызның исенә төшерегез. Катгый шартлар куегыз: әгәр дә киреләнүләр башлана икән, шунда ук кибеттән чыгып, өегезгә кайтыгыз. Һәрвакытта да үз сүзегездә торыгыз!

Өченчесе – барырга җыенган кибеттән кызыгызның бары тик бер яки ике әйбер генә сайлый алачагы турында, суммасын да әйтеп, килешегез. Артыгын - ярамый!

Дүртенчесе – кибеткә күргәзмәгә барган кебек, “карарга ярый – алырга ярамый” шарты белән керегез. Кызыгызга кибеттә, уенчыклар белән уйнарга, тотып карарга вакыт бирегез. Еш кына аларга шул да җитә.     

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев