Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кызы үлгән әтисенә дүрт ел дәвамында СМС хәбәрләр җибәреп тора, һәм көтмәгәндә аңардан хат килә

Америкадагы Арканзас шәһәрендә яшәүче Честити Паттерсон якын кешесенең кинәт вафат булуы белән килешә алмый.

Честити "Фейсбук" социаль челтәрендә бөтендөнья буенча кешеләрнең күңелен тетрәндергән вакыйга белән уртаклаша. Дүрт ел элек ул әтисен югалта: Джейсон аның биологик яктан әтисе булмаса да, ул аны үз атасы сыман якын итә һәм ярата. Әлеге кайгыру хисе белән ничек тә көрәшү, күңелен юату өчен кыз, әтисе телефоны номерына көн дә үзе белән булган вакыйгалар турында яза башлый ди Mirror сайты. 
Кыз үзенең СМС хәбәрләрендә яман шеш авыруы белән көрәшүе, югары белем алуы, егетенең аны ташлавын һәм яңа мәхәббәт маҗараларына чумуы турында сөйли. Дүрт ел үткәч, нәкь әтисе үлгән көнне ул чираттагы хәбәр юллый, биредә ул нык юксынуы хакында белдерә. 23 яшьлек кыз әтисен үз туенда күрәсе килүен, аны олы тормышка озатып калу хыялы белән уртаклаша. 
"Сәлам, әтием. Иртәгә иң авыр көн булачак. Сине югалтуыма дүрт ел булачак. Мин көн дә сине юксынып уянам, синең хакта беркайчан да онытканым юк. Мин сине яратам." 
Честити Паттерсон 
Һәм, көтмәгәндә, Честитига әтисе номерыннан СМС хәбәр килеп ирешә. Соңрак ачыкланганча, әтисенең номеры башка кешегә күчкән булган инде. Честитига Брэд исемле бер ир яза. Ул да кыз сыман, иң якын кешесен югалткан икән. Юл һәлакәтендә аның кызы вафат булган. Шул дәвер эчендә, Честитидан килгән һәр хәбәр ир өчен алга таба яшәргә этәргеч биреп торган. Ул сөйләгәнчә, ир көн дә кыздан килгән һәр хатны көтеп алган. Ниһаять, Брэд үзе аңарга җавап язарга булган. Аныңча, әлеге "могҗизалы билге" аларның икесенә дә кайгыларын күтәрергә этәргеч биргән. 
"Мин кызымны 2014 елның августында юл һәлакәтендә югалттым. Синең СМСларың миңа тормышымны саклап калырга ярдәм итте. Якын кешеңне югалту кайгысын уртаклашам. Әлеге еллар дәвамында сиңа җавап язасы килде, әмма, күңелеңне төшерәсем килмәде. Кызым сиңа ошап үссен иде дә бит...Синең белән горурланам", ди Брэд.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев