Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кыздырылган чиядән кайнатма

Болай эшләгәндә чия вареньесыннан үзгә тәм килә. Ул бик тиз әзерләнә, әмма аз була, чөнки табага сыярлык кына чимал кулланыла.

Ул бик тиз әзерләнә, әмма аз була, чөнки табага сыярлык кына чимал кулланыла.

Кирәк: 
чия – 0,5 кг, 
шикәр – 0,4 кг.

Чияне юып, төшләрен алырга. Кайнар табага шикәрне, аның өстенә чияне салабыз.  Әледән-әле агач калак белән болгатып, шикәр эреп беткәнче уртача утта тотабыз. Утны тагын да басып, 10-15 минут кайнатабыз. Кайнатманы кайнар килеш банкаларга тутырып, капкачлап куябыз. Суынгач, әзрәк карамель тәме биреп, куерып китә. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев