Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Кыйнаган өчен ничек җавапка тартырга?

– Мине кыйнадылар, күгәргәнтыр налган урыннарым бар. Һөҗүм итүчене ничек җаваплылыкка тартырга һәм аңа ни яный?

– Кыйнау һәм башка физик авырту тудыручы, әмма Җинаятьләр кодексының 115нче маддәсендә күрсәтелгән авыр нәтиҗәләргә китермәгән, көч кулланып башкарган гамәлләр түбәндәгечә җаваплылык ка тартыла: – 40 000 сумга кадәр яисә өч айлык хезмәт хакы яки башка керемнәреннән штраф; – 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри хезмәт; – 6 айгача төзәтү хезмәте; – 3 айгача кулга алыну. Сезгә кул күтәргән затны җаваплылыкка тарту өчен, кыйналу фактын теркәргә кирәк. Моның өчен медицина учреждениесеннән (травмпункттан) бу хәлне дәлилләүче белешмә һәм шулай ук, үзегезнең участок инспекторына яки район эчке эшләр бүлегенә гариза язарга кирәк. Тикшерү нәтиҗәләре нигезендә, җинаять эше кузгату-кузгатмау мәсьәләсе хәл ителәчәк. Шәхси гаепләү буенча эш кузгату РФ Җинаять – процессуаль кодексы (147 маддә) белән көйләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев