Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кыймылдасаң әзрәк – авылда да яхшы яшисең

Рус Әҗәлендә Бикмуллиннар йорты чәчәккә күмелеп, тирә-як­ка матурлык сирпеп тора. Алар биредә бөтен җирдә: орлык төртергә яки чүлмәк куярга кая урын бар – шунда гөл. Үзләре дә бик гади, кунакчыл, ачык һәм уңган. Шундый гаиләләр белән аралашканнан соң күңел күтәрелә, яшисе килә башлый.

Күгәй кызы Гүзәл һәм Борындык авылы егете Азат Яшел Үзәндә уртак танышларында кунакта очраша. Бер ел тирәсе бер-беренә ияләнеп, сынап йөргәннән соң, 1988 елда гаилә корып, кавыша. Шушы айда өйләнешкәннәренә 31 ел. Өч дистә вакыт аралыгына нинди генә вакыйгалар сыймаган да ниләр генә кичерелмәгән! Ул заманнарда яшьләр хәзерге кебек әти-әни көче белән булдырылган әзер тормышта рәхәт кенә яши башламаган. Барысына да үз тырышлыгы белән ирешкән. 
Бикмуллиннар бер ел Борындыкта яши, беренче балалары да шунда туа.
Ул заманнарда Борындыкның юл өзеклеге вакытында керсәң чыга, чыксаң – керә алмаслык авыл булуын һәркем хәтерлидер.  
– Рус Әҗәле Серго заводының шефлыгы астында эшчеләр бистәсе булырга тиеш иде. Биредә тормыш шартлары да башка авыллар белән чагыштырганда күпкә яхшырак. Газ кергән, юл – асфальт, эш бар. Шуңа күрә, уйлаштык та, кыш уртасы дип тормадык, 1990 елның февралендә күченеп килдек, – дип сөйли гаилә башлыгы.
Үзен механизатор итеп алалар, КСК комбайнында эшли, хатыны санитарка булып урнаша. Шулай итеп, ике гаиләгә тоташ салынган баракның бер ягында яши башлыйлар. Хәзер керсәң – әйләнеп чыгып булмый, бүлмәләр арасында адашасың, барлык уңайлыклары да өй эчендә.
– Авылда да кәй яшәмиләр инде хәзер, кыймылдасаң әзрәк, тырышсаң. Авыр вакытлар булды да узды да, яшьлек һәр нәрсәгә түзә, сабырлык кирәк. Бүгенге һәр туган көнне Аллаһка шөкер, дип каршылыйбыз, – ди, тормышыннан канәгать хуҗабикә. – Өч улыбыз да бик тырыш булып үсте, үз тормышларын кордылар. Өчесе дә армиядә хезмәт итте, биткә кызыллык китермәде. Шулай да, балалар өчен борчылу күңел түрендә утыра, әле ярый хәзер видеозвоноклар белән аралашып була. Шулай сөйләшкән вакытта энә күзеннән үткәрәм, кыяфәтләрен карыйм, кырынганмы, кәефе бармы...
Олы уллары Надымда, уртанчысы Айдар – Яшел Үзәндә гаиләләре белән яши, ә кечкенәләре Ирек контракт буенча хезмәт итә әле. Туган нигезләренә еш кайтырга тырыша егетләр. Тәрбия. Әтиләренең төпле ирләрчә киңәшләре, әниләренең тәмле ризыкларын сагынмый мөмкин түгел. Гүзәл апа  улларын камыр ашларыннан өзмәгән. Азат абый, хәтта, пирог­лар тезә торган махсус «этажерка» да ясап биргән. Әллә ничә катлы әлеге җайланманы күргәч, кая пешереп бетерәсең моның кадәр, дип аптырауга, күпмени ул 12 таба, дип көлделәр. Өч онык  (дүртенчесе дә булачак, диделәр) сөю рәхәтен татыган дәү әни белән дәү әти ишегалды тутырып мал-туарын, кош-кортын асрый. Өч баш сыерның сөтен 17 сумнан килеп җыялар. Сарыкларны корбанга бирәләр. Каз һәм үрдәкләрне бер партия, ә бройлер чебиләрне ике партия үстерәләр. Бернәрсәне дә сатмыйбыз, туганнарга күчтәнәчкә бирәбез, диделәр. Печән, корм әзерләргә бөтен техникалары бар. Мондый җитеш тормыш, әлбәттә, ялкау кешедә булмый. Кечкенәдән кул арасына кереп үскән тырыш улларының берсен дә мәҗбүриләп яннарында калдырмаганнар.
– Үзләре калырга теләмәде, без кыстамадык, – ди Азат абый. – Әгәр дә эш булса, акчасын түләсәләр, бәлки калырлар да иде. Барлык авылларда да шул бер мәсьәлә инде.
Бикмуллиннар әле ялда түгел, Азат абый «Красный Восток»та механизатор булып эшли, ә Гүзәл ханым социаль хезмәткәр – 6 әби карый. «Әбиләрем бик әйбәтләр, эшемнән канәгатьләр. Наратлыда да бар әбием, машина белән ирем белән икәү барабыз аны карарга», – ди Гүзәл апа. Менә шундый йөз төрле мәшәкать, хезмәт арасында дөнья тутырып гөлләр үстерер­гә дә, китап укырга да вакыт таба үзләре. Әле Гүзәл апага фото «җене» дә кагылган, анысына да өлгерә. «Балаларыма бәйрәмнәренә носки – трусы кебек бүләкләр алудан туйдым, бик матур итеп фотографияләр ясап, рамга куеп бирдем», – дип, аларны күрсәтте. 
– Китапханәдән дә алабыз китапларны, туганым апам да алып кайта. «Зөләйха күзләрен ача»ны өч көндә елый-елый укып чыктым, – дип сөйли Гүзәл апа. – Китап яшәргә көч бирә. Менә шундый гыйбрәтле әсәрләр укыйм да, үзебезнең тормышка шөкер итәм. Без әле концертлар карарга да бик яратабыз. Кая концерт була – барабыз, берсен дә калдырмыйбыз.
Барына да өлгерәләр! Эшләргә дә, ял итәргә дә, рухи азык тупларга да! Бер-берсен мактап куярга да... 31 ел иңне-иңгә куеп яшәгән кебек, алдагы көннәрегездә дә бер-берегезгә ышанычлы терәк, балаларыгызның, оныкларыгызның кадерлеләре булып, тигез картлыкларда яшәрлек матур гомерләр насыйп итсен!     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев