Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кытай халык зирәклеге

Үзләрен кояш асты иле дип атаучылар дөньядагы иң борынгы цивилизацияләрнең берсе.

Аларның язма тарихлары гына да 3500 ел тәшкил итә. Кытай халкы бик күп еллар дәвамында үз җирендә яшәгән акыл ияләренең сүзләрен һәм күзәтүләрен җыеп барган. Аларның зирәклеген дөньяга һәм кешенең шундагы урынына үзгә карашлары аерып тора. Бу тирән мәгънә салынган сүзләр мең ел элек язылган булуына карамастан, бүген дә тормышта һәрберебезгә киңәш булып торырлык.
• Бирелергә теләк, җиңү алдыннан, бигрәк тә көчле була.
• Тормышның бар хәйләсе – бик озак яшәп яшьли үлүдә.
• Әгәр дә сүзегез тынлыкны яхшы якка үзгәртерлек булмаса – дәшмәгез.
• Озын юл сәяхәте бер адымнан башлана.
• Көчле – киртәләрне җиңә, ә зирәк – бөтен юлны.
• Әкренәюдән курыкма, туктап калудан курык.
• Юләрнең бәхете дә тиле.
• Әгәр дә син абынып егылгансың икән, бу әле дөрес юлдан бармыйсың дигән сүз түгел.
• Көлү ишетелгән алачык – күңелсез ташпулаттан баерак.
• Һәр нәрсәгә якты ягыннан кара, әгәр дә булмаса – карасын ялтыраганчы сөрт.
• Һәр нәрсә үз вакытында була.
• Җитешсезлекләреңне күрсәтүче - һәрвакытта да дошман түгел, яхшы якларың турында сөйләүче – һәрвакыт дустың түгел.
• Белмәвеңнән түгел, өйрәнәсе килмәвеңнән курык.
• Укытучылар ишекләрне генә ача, ә алга таба син үзең атлыйсың.
• Җил никадәр генә каты иссә дә, тау аңа баш ими.
• Тынычлыгыңны саклап яшә. Чәчәк үз вакыты белән ата.
• Идеал дус булмый, җитешсезлеген эзләсәң – дустыңнан колак кагасың.
• Бәхетсезлек аңа ачкан ишектән керә.
• Сәяхәттән беркем дә элеккеге булып кайтмый.
• Кызарырга сәләтлеләрнең йөрәкләре кара була алмый.
• Мең көн күләгә булганчы, бер көн кеше булуың яхшырак.
• Синең өең – уйларың тыныч булган җирдә.
• Тау күчерергә хәленнән килгән кеше – аны вак ташларны бер урыннан икенче урынга күчерүдән башлаган.
• Хата ясагансың икән – шунда ук көлеп куюың хәерле.
• Агач утырту өчен иң яхшы вакыт егерме ел элек иде. Киләсе кулай вакыт – бүген.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев