Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кыш бабай Mercedesка тагылган чанада Казан буйлап сәяхәт кылган

Казан үзәгендә ЮХИДИ инспекторлары Mercedes машинасына "җигелгән" чананы туктаталар.

Аңа утырган Кыш бабай исә, бу «сәяхәтен» иң текә телефонга видеоязма төшереп барган. Күрәсең, үзләренең әлеге гамәлләреннән кызык тапканнардыр. 
Мерседес йөртүчесе һәм 1997 елда туган яшь "кыш бабайга" юл хәрәкәтендә башка катнашучылар йөрү өчен куркыныч тудырганнары сәбәпле, 13.500 сумлык 6 административ хокук бозу турында беркетмә төзелә!! 
«Хөрмәтле машина йөртүчеләр!!! Исегезгә төшерәбез, юл - мәзәк уйлап чыгару һәм башка сыймаслык теләкләр үтәү өчен мәйданчык түгел! Тиешле кагыйдәләрне саклагыз!!!» Бу хакта социаль челтәрдәге юл-патруль хезмәте муниципаль хезмәтенең рәсми аккаунтында хәбәр ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев