Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кырык ел иңне-иңгә куеп

Әтиебез Фәрид, әниебез Фәүзия икесе дә Карашәм авылыннан. Кечкенәдән бер-берсен яхшы белгәннәр: бергә уйнап үскәннәр, мәктәпкә йөргәннәр. Әни 10 классны тәмамлап, Казанга китә, заводка эшкә урнаша.

Әти мәктәптән соң ДОСАФта укый һәм армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач авылда төпләнеп кала, колхозда шофер булып эшли. 
Әти армиядә чакта араларын хатлар, фотолар җылыта. Күрәсең, шул вакытта мәхәббәт хисләре уянган инде. Армиядән кайткач,авылда, әни ялларга кайтканда, клубта очрашалар, капка төбендә утыралар. 4 ел матур гына очрашып йөргәннән соң, гаилә корып җибәрәләр. Әни авылга кайта, фермага лаборант булып урнаша, соңыннан сыер савучы булып эшли. Бер-бер артлы без - балалары Фәнис белән Рәдиф, аннан Зөфәр белән Рушан туа. Әти белән әни бик тырышлар: 1987нче елны яңа йорт салып чыгалар, терлек, кош-корт асрыйлар, бал кортлары үрчетәләр. 
Менә 40 ел инде Садыйковлар гаиләсе бер җан, бер тән булып, шатлык-куанычларны бүлешеп, тату гомер кичерәләр. Иңне-иңгә куеп, хәләл көч белән, матур тормышта, дүрт баланы тигезлектә, җил-яңгырга тидерми тәрбияләп үстерделәр. Хәзер исә оныкларын сөеп-назлап кына торалар. Мең рәхмәт сезгә! Якынлашып килүче бәйрәмегез белән, кадерлеләребез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев