Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кырлайга без дә бардык

Мәктәп еллары… Ел саен, укулар тәмамланып, каникул башлануга, 40-42 ел элек булган вакыйгалар искә төшеп, инде мәрхүмә укытучыларыбызның якты истәлеге күз алдында...

Хәтер-хатирә
Хәтерем ялгышмаса, 1979 елнын 16 июнь көне иде... Әгәр миннән башкаларның хәтерләре яхшырак булса,төзәтеп укырсыз,чөнки төгәл генә әйтә алмыйм.

Ул елны Флера апа Әдиятуллина (ул вакыттагы фамилиясе Мисбахова) безнең Күгәйгә тарих укытучысы булып килде. Флера Фәттаховна – безнең өчен чибәр, сабыр, әйтәсе сүзен бер күз карашы белән аңлатучы бердәнбер яшь укытучы иде. VII сыйныфта безнең класс җитәкчесе булды, килгән бер яшь яңа укытучыга, нишләптер, безнең классны бирәләр иде.

Арча педагогия көллиятен тәмамлап, Кырлай мәктәбендә берничә ел укытучы булып эшләгән Флера Фәттаховнаның идеясе – безне каникулның беренче көннәреннән үк, Тукай-Кырлайга экскурсиягә алып бару иде. Безнең Күгәй мәктәбеннән олы класслардан Гөлгенә Гафарова һәм мин, Норлатта укучы Фәния Әүхәтова белән, дустым Гөлсу Хәлиуллина, калганнарны хәтерләмим, гафу итәрсез. Кече класс лардан, Тукай йортын күреп кайтсын дип, әти-әниләре җибәргән укучылар иде. Безгә күз-колак булыр өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза апа Фәйзуллина һәм Оркыя апа Мифтахетдинова барды. Мин хәзер уйлап утырам, ничекләр карап бетерделәр икән? 30-40 бала бит...

Язманың кызыклы дәвамын газетабыздан укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев