Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кырда депутатлар, чирлидерлар командасында - җирлек башлыклары. Яшел Үзәндә гадәти булмаган футбол турниры узды

"Спорт ул тормыш" - "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге проекты. Турнирда район депутатлары, Яшьләр парламенты һәм "Яшь гвардия" командалары катнашты.

Әйләнә системасы буенча уйнадылар. Уйналган өч матч нәтиҗәсендә "Яшь гвардия" егетләренә бронза медальләр эләкте, икенче урынны Яшьләр парламенты футболчылары алды, ә турнирның лидерлары - депутатлар командасы булды.


Сүз уңаеннан, халык сайланучылары көндәшләренә бер генә шанс та калдырмады, һәрвакыт яхшы исәп белән җиңде. Хәер, футбол мәктәбе директоры Артур Камалиев һөҗүм итүче һәм депутатларның ярдәм төркеме ролендә хатын-кызлар булганда (аларның өчесе Яшел Үзән районының авыл җирлекләре башлыклары) бу гаҗәп тә түгел.

Катнашучыларны бүләкләргә Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килде.

- Без сезнең белән зур - көчле һәм куәтле район. Бездә җитди спорт базасы бар, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге ел дәвамында эшләү нәтиҗәләре буенча республикада беренче урында тора. Әлеге чараны оештыруда спорт бүлеге дә, яшьләр эшләре бүлеге дә, мәдәният идарәсе дә катнашты. Барысы да молодцы. Турнир бик кызыклы килеп чыкты. Дуслык җиңде! - диде Михаил Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев